Millat al-Islam

Chapter 96 · 19 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Al-Alaq in Tatar

Arabic with tafsir Listen to Surah Al-Alaq (1269 reciters)
Meccanسورة العلق19 verses

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

ٱقۡرَأۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلَّذِي خَلَقَ ١Ий Мухәммәд г-м Коръәнне укы һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә خَلَقَ ٱلۡإِنسَٰنَ مِنۡ عَلَقٍ ٢Ул халык кылды кешене оешкан каннан ٱقۡرَأۡ وَرَبُّكَ ٱلۡأَكۡرَمُ ٣Укыгыл, синең Раббың – Аллаһ бик хөрмәтле вә юмарттыр ٱلَّذِي عَلَّمَ بِٱلۡقَلَمِ ٤Ул – Аллаһ каләм белән язуны өйрәтте عَلَّمَ ٱلۡإِنسَٰنَ مَا لَمۡ يَعۡلَمۡ ٥Кешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтте كـَلَّآ إِنَّ ٱلۡإِنسَٰنَ لَيَطۡغَىٰٓ ٦Юк, Без кеше өчен никадәр мәрхәмәтле һәм юмарт булсак та, тәхкыйк кеше Без куйган чиктән үтәдер, аннары азып адашадыр أَن رَّءَاهُ ٱسۡتَغۡنَىٰٓ ٧Үзен Аллаһуга мохтаҗ түгел дип белеп. (Әлбәттә, кеше дөньяда һәм ахирәттә Аллаһуга мохтаҗ икәнен белсә, һич Аллаһуга каршылык кыла алмый. Фәкать Аллаһуга үзенең мохтаҗ икәнлеген белмәгән кеше Аллаһуга карышып Аңа дошман буладыр, аннары җәһәннәмгә китә) إِنَّ إِلَىٰ رَبِّكَ ٱلرُّجۡعَىٰٓ ٨Тәхкыйк җәза өчен кыямәт көнне кубарылып кайту Раббыңадыр أَرَءَيۡتَ ٱلَّذِي يَنۡهَىٰ ٩Әйә күрдеңме, берәүнең намаз укучыны намаздан тыюы тиешме, яхшы эшме عَبۡدًا إِذَا صَلَّىٰٓ ١٠Ул Аллаһ колы – Мухәммәд г-м үзенең, иң зур бурычын үтәү өчен намаз укыганда أَرَءَيۡتَ إِن كَانَ عَلَى ٱلۡهُدَىٰٓ ١١Әйә ул намаз укучы Аллаһ колын намаз укудан тыю дөресме, ул һәркемгә яхшылыкны гына теләүче һәм хак туры юлда булса да أَوۡ أَمَرَ بِٱلتَّقۡوَىٰٓ ١٢Әйә ул Аллаһ колын намаз укудан тыю дөрес булырмы, ул кешеләрне Аллаһудан куркырга һәм гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылырга өндәсә дә? (Әбү Җәһел бервакытны, әгәр Мухәммәднең сәҗдә кылганын күрсәм, әлбәттә, башын кисәчәкмен, дип вәгъдә кылды, һәм Мухәммәднең сәҗдә кылганын күргәч, теләген үтәргә ашыгып килде ләкин барып җитмичә, барча» әгъзалары калтыраган хәлдә кире китте. Иптәшләре: сиңа ни булды, дип сорадылар, ул: минем белән Мухәммәд арасында уттан дивар килеп чыкты аз гына янмыйча калдым, диде) أَرَءَيۡتَ إِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰٓ ١٣Әйә ул намаздан тыючы кәфер, үзе Аллаһ китабы Коръәнне ялган дисә дә һәм Раббысына итагать итүдән вә Аңа гыйбадәт кылудан баш тартса да, намаздан тыямы, намаздан тыярга үзен хаклы саныймы أَلَمۡ يَعۡلَم بِأَنَّ ٱللَّهَ يَرَىٰ ١٤Әйә намаздан тыючы ул кәфер белмиме Аллаһуның һәркемне күргәнен كـَلَّا لَئِن لَّمۡ يَنتَهِ لَنَسۡفَعَۢا بِٱلنَّاصِيَةِ ١٥Юк, алай кирәкмәс, намаздан тыю ни кабахәт эшдер, әгәр ул бу эшеннән туктамаса, әлбәттә, маңгай чәченнән тотып җәһәннәмгә өстерәрбез نَاصِيَةٍ كَٰذِبَةٍ خَاطِئَةٍ ١٦Һәр эшне хата, ялганчы һәм зур гөнаһ кылучының маңгай чәченнән өстерәрбез. (Ул кәфер минем дусларым күп, дип мактанды) فَلۡيَدۡعُ نَادِيَهُۥ ١٧Ул намаздан тыючы кәфер, чакырсын үзенең ярдәмчеләрен سَنَدۡعُ ٱلزَّبَانِيَةَ ١٨Без тиздән ґәзаб фәрештәләрен чакырырбыз, аларны җәһәннәмгә өстерәрбез كـَلَّا لَا تُطِعۡهُ وَٱسۡجُدۡۤ وَٱقۡتَرِب ۩ ١٩Юк, кирәкмәс, намаздан тыю бик яман кабахәт эштер, аңа итагать итмә сүзенә колак салма, сәҗдә кыл, намаз укы һәм Аллаһуга ятсын булуны кәсеп ит! (Беренче иңгән бу сүрәдә үк Аллаһ намаз укырга әмер бирде. Чөнки намаздан башка иман да, дин дә юк. Намаз – диннең йөрәге һәм башыдыр)

Translation: Yakub Ibn Nugman.