Millat al-Islam

Chapter 113 · 5 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Al-Falaq in Tatar

Arabic with tafsir Listen to Surah Al-Falaq (1299 reciters)
Meccanسورة الفلق5 verses

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

قُلۡ أَعُوذُ بِرَبِّ ٱلۡفَلَقِ ١Әйт, әй Мухәммәд, "Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу тагаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан مِن شَرِّ مَا خَلَقَ ٢Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан وَمِن شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ ٣Вә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа وَمِن شَرِّ ٱلنَّفَّٰثَٰتِ فِي ٱلۡعُقَدِ ٤Дәхи сихыр – ырым төеннәренә төкерүче өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын وَمِن شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ ٥Һәм көнче дошманның авызлыкларыннан, зарарларыннан сыенамын, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә

Translation: Yakub Ibn Nugman.