Millat al-Islam

Chapter 105 · 5 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Al-Fil in Tatar

Arabic with tafsir Listen to Surah Al-Fil (851 reciters)
Meccanسورة الفيل5 verses

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

أَلَمۡ تَرَ كَيۡفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِأَصۡحَٰبِ ٱلۡفِيلِ ١Әй, Мухәммәд г-м күрмәдеңме, синең Раббың фил ияләреңә нинди җәза биргәнен? (Мухәммәд г-м туган елны Йәмән вәлисе Әбрәһә, хаҗ кылуны Мәккәдән туктатып үзенең шәһәренә күчерү өчен Кәгъбәтүлланы җимереп юк итәм, дип филле ґәскәр белән Мәккәгә килде. Ләкин теләгенә ирешә алмады, Аллаһ аларның өсләренә таш яудырып һәлак итте) أَلَمۡ يَجۡعَلۡ كَيۡدَهُمۡ فِي تَضۡلِيلٍ ٢Әйә Раббың аларның мәкерләрен батыл кылып, тырышуларын бушка чыгарды түгелме وَأَرۡسَلَ عَلَيۡهِمۡ طَيۡرًا أَبَابِيلَ ٣Вә һәлак итмәк өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде تَرۡمِيهِم بِحِجَارَةٍ مِّن سِجِّيلٍ ٤Кошлар аларны коелган таш белән атарлар فَجَعَلَهُمۡ كَعَصۡفٍ مَّأۡكُولِۭ ٥Аларны тапталган, чәйнәлгән салам кеби кылды

Translation: Yakub Ibn Nugman.