بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
ٱلۡحَآقَّةُ ١Барча серне ача торган хак булган кыямәт көне مَا ٱلۡحَآقَّةُ ٢Нинди олугъ куркынычлы көндер ул кыямәт وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلۡحَآقَّةُ ٣Кыямәтнең куркынычлы көн икәнлеген вә аның хакыйкатен сиңа нәрсә белдерде? Ягъни Аллаһ белдермәсе, үзлегеңнән һич белә алмассың كَذَّبَتۡ ثَمُودُ وَعَادُۢ بِٱلۡقَارِعَةِ ٤Сәмуд вә Гад кавемнәре кыямәтне ялганга тоттылар فَأَمَّا ثَمُودُ فَأُهۡلِكُواْ بِٱلطَّاغِيَةِ ٥Әмма Сәмуд кавеме шиксез каты тавыш белән һәлак ителделәр وَأَمَّا عَادٌ فَأُهۡلِكُواْ بِرِيحٍ صَرۡصَرٍ عَاتِيَةٍ ٦Әмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр سَخَّرَهَا عَلَيۡهِمۡ سَبۡعَ لَيَالٍ وَثَمَٰنِيَةَ أَيَّامٍ حُسُومًاۖ فَتَرَى ٱلۡقَوۡمَ فِيهَا صَرۡعَىٰ كَأَنَّهُمۡ أَعۡجَازُ نَخۡلٍ خَاوِيَةٍ ٧Ул җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар فَهَلۡ تَرَىٰ لَهُم مِّنۢ بَاقِيَةٍ ٨Алардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган وَجَآءَ فِرۡعَوۡنُ وَمَن قَبۡلَهُۥ وَٱلۡمُؤۡتَفِكَٰتُ بِٱلۡخَاطِئَةِ ٩Фиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә хаталарны күп кылдылар فَعَصَوۡاْ رَسُولَ رَبِّهِمۡ فَأَخَذَهُمۡ أَخۡذَةً رَّابِيَةً ١٠Алар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы тотты, ычкындырмый торган тоту белән إِنَّا لَمَّا طَغَا ٱلۡمَآءُ حَمَلۡنَٰكُمۡ فِي ٱلۡجَارِيَةِ ١١Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә لِنَجۡعَلَهَا لَكُمۡ تَذۡكِرَةً وَتَعِيَهَآ أُذُنٌ وَٰعِيَةٌ ١٢Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык فَإِذَا نُفِخَ فِي ٱلصُّورِ نَفۡخَةٌ وَٰحِدَةٌ ١٣Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә وَحُمِلَتِ ٱلۡأَرۡضُ وَٱلۡجِبَالُ فَدُكَّتَا دَكَّةً وَٰحِدَةً ١٤җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр فَيَوۡمَئِذٍ وَقَعَتِ ٱلۡوَاقِعَةُ ١٥шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр وَٱنشَقَّتِ ٱلسَّمَآءُ فَهِيَ يَوۡمَئِذٍ وَاهِيَةٌ ١٦Ул көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр وَٱلۡمَلَكُ عَلَىٰٓ أَرۡجَآئِهَاۚ وَيَحۡمِلُ عَرۡشَ رَبِّكَ فَوۡقَهُمۡ يَوۡمَئِذٍ ثَمَٰنِيَةٌ ١٧Вә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер يَوۡمَئِذٍ تُعۡرَضُونَ لَا تَخۡفَىٰ مِنكُمۡ خَافِيَةٌ ١٨Ул көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер فَأَمَّا مَنۡ أُوتِيَ كِتَٰبَهُۥ بِيَمِينِهِۦ فَيَقُولُ هَآؤُمُ ٱقۡرَءُواْ كِتَٰبِيَهۡ ١٩Әммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: "ий җәмәгать килегез минем гамәл дәфтәремне укыгыз إِنِّي ظَنَنتُ أَنِّي مُلَٰقٍ حِسَابِيَهۡ ٢٠мин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны" – дияр فَهُوَ فِي عِيشَةٍ رَّاضِيَةٍ ٢١Ул кеше риза булырлык яхшы тереклектә فِي جَنَّةٍ عَالِيَةٍ ٢٢Бөек дәрәҗәле җәннәттә قُطُوفُهَا دَانِيَةٌ ٢٣Ул җәннәтләрнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр كُلُواْ وَٱشۡرَبُواْ هَنِيٓـَٔۢا بِمَآ أَسۡلَفۡتُمۡ فِي ٱلۡأَيَّامِ ٱلۡخَالِيَةِ ٢٤Ашагыз вә эчегез тәмләп ләззәт белән, дөньяда буш вакытларыгызны изге гамәлләр илә уздырганыгыз өчен وَأَمَّا مَنۡ أُوتِيَ كِتَٰبَهُۥ بِشِمَالِهِۦ فَيَقُولُ يَٰلَيۡتَنِي لَمۡ أُوتَ كِتَٰبِيَهۡ ٢٥Әмма гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше, әйтер: "Ий кәшки миңа гамәл дәфтәрем бирелмәгән булсачы وَلَمۡ أَدۡرِ مَا حِسَابِيَهۡ ٢٦Хисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы يَٰلَيۡتَهَا كَانَتِ ٱلۡقَاضِيَةَ ٢٧Ий үкенеч, мине үтергән үлем эшемне бетереп яңадан мине тергезмәгән булсачы مَآ أَغۡنَىٰ عَنِّي مَالِيَهۡۜ ٢٨Хәзер инде миңа малым һич файда бирмәде هَلَكَ عَنِّي سُلۡطَٰنِيَهۡ ٢٩Инде миннән үземнең бәйсезлегем вә кечем һәлак булды خُذُوهُ فَغُلُّوهُ ٣٠Аллаһ ґәзаб фәрештәләренә әйтер: "Алыгыз ул кешене, богаулагыз аны ثُمَّ ٱلۡجَحِيمَ صَلُّوهُ ٣١Соңра җәһәннәм утында яндырыгыз аны ثُمَّ فِي سِلۡسِلَةٍ ذَرۡعُهَا سَبۡعُونَ ذِرَاعًا فَٱسۡلُكُوهُ ٣٢Соңра аны җитмеш аршын озынлыктагы чылбыр белән урагыз إِنَّهُۥ كَانَ لَا يُؤۡمِنُ بِٱللَّهِ ٱلۡعَظِيمِ ٣٣Чөнки ул әлбәттә олугъ булган Аллаһуга ышанмый иде وَلَا يَحُضُّ عَلَىٰ طَعَامِ ٱلۡمِسۡكِينِ ٣٤Дәхи ул үзен вә әһлен мескенне ашатырга кызыктырмый иде فَلَيۡسَ لَهُ ٱلۡيَوۡمَ هَٰهُنَا حَمِيمٌ ٣٥Бу көндә бу урында аңа ярдәм бирәчәк дус юк وَلَا طَعَامٌ إِلَّا مِنۡ غِسۡلِينٍ ٣٦Дәхи аңа ризык юкдыр мәгәр җәһәннәм әһленең тәннәреннән аккан эреннәрдән генә бар لَّا يَأۡكُلُهُۥٓ إِلَّا ٱلۡخَٰطِـُٔونَ ٣٧Ул эренне башкалар ашамас мәгәр хата иманлы вә хата динле һәм башка яхшылыкларда хаталанучылар ашарлар فَلَآ أُقۡسِمُ بِمَا تُبۡصِرُونَ ٣٨Сезнең күргән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк وَمَا لَا تُبۡصِرُونَ ٣٩Дәхи сезнең күрмәгән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк إِنَّهُۥ لَقَوۡلُ رَسُولٍ كَرِيمٍ ٤٠Тәхкыйк ошбу Коръән хөрмәтле Җәбраил фәрештәнең китергән сүзедер وَمَا هُوَ بِقَوۡلِ شَاعِرٍۚ قَلِيلًا مَّا تُؤۡمِنُونَ ٤١Вә ул шагыйрь сүзе дә түгел, Коръән Аллаһудан иңгән булса да бик аз ышанасыз وَلَا بِقَوۡلِ كَاهِنٍۚ قَلِيلًا مَّا تَذَكَّرُونَ ٤٢Вә ул Коръән күрәзәче-багучы сүзе дә түгел, шулай булса да бик аз вәгазьләнәсез تَنزِيلٌ مِّن رَّبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ ٤٣Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәндер وَلَوۡ تَقَوَّلَ عَلَيۡنَا بَعۡضَ ٱلۡأَقَاوِيلِ ٤٤Әгәр ул Мухәммәд г-м Без әйтмәгән бәгъзе сүзне Аллаһудан дип ялганлап сөйләсә иде لَأَخَذۡنَا مِنۡهُ بِٱلۡيَمِينِ ٤٥Әлбәттә Без аны каты тоту илә тотар идек ثُمَّ لَقَطَعۡنَا مِنۡهُ ٱلۡوَتِينَ ٤٦Соңра аның йөрәк тамырларын кисеп алыр идек فَمَا مِنكُم مِّنۡ أَحَدٍ عَنۡهُ حَٰجِزِينَ ٤٧Сезләрдән һичкем аны ґәзаб кылудан Мине туктата алмас иде وَإِنَّهُۥ لَتَذۡكِرَةٌ لِّلۡمُتَّقِينَ ٤٨Вә шиксез Ул Коръән Аллаһудан куркып, гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен вәгазь, нәсыйхәт وَإِنَّا لَنَعۡلَمُ أَنَّ مِنكُم مُّكَذِّبِينَ ٤٩Тәхкыйк Без беләбез әлбәттә Сезләрдән ялганчылар бардыр وَإِنَّهُۥ لَحَسۡرَةٌ عَلَى ٱلۡكَٰفِرِينَ ٥٠Тәхкыйк ул Коръән аның белән гамәл кылмаучы кәферләр вә аның илә гамәл кылмаучы бидеґәтче мөселманнарга да хәсрәтдер وَإِنَّهُۥ لَحَقُّ ٱلۡيَقِينِ ٥١Вә ул Коръән хаклыгы бик якын булган хакдыр فَسَبِّحۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلۡعَظِيمِ ٥٢Олугъ булган Раббыңны мактап Ул һәр кимчелектән пакь дип тәсбих әйт, һәм Аңа гыйбадәт кыл