بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
إِذَا ٱلسَّمَآءُ ٱنشَقَّتۡ ١Әгәр күк ярылса وَأَذِنَتۡ لِرَبِّهَا وَحُقَّتۡ ٢Вә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ хөкеменә итагать итү тиешле ителде وَإِذَا ٱلۡأَرۡضُ مُدَّتۡ ٣Вә әгәр җир сузылып тигезләнсә وَأَلۡقَتۡ مَا فِيهَا وَتَخَلَّتۡ ٤Вә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса وَأَذِنَتۡ لِرَبِّهَا وَحُقَّتۡ ٥Әгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде يَٰٓأَيُّهَا ٱلۡإِنسَٰنُ إِنَّكَ كَادِحٌ إِلَىٰ رَبِّكَ كَدۡحًا فَمُلَٰقِيهِ ٦Ий адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт көнендә гамәлләреңә очырарсың فَأَمَّا مَنۡ أُوتِيَ كِتَٰبَهُۥ بِيَمِينِهِۦ ٧Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше فَسَوۡفَ يُحَاسَبُ حِسَابًا يَسِيرًا ٨Тиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер وَيَنقَلِبُ إِلَىٰٓ أَهۡلِهِۦ مَسۡرُورًا ٩Ул җәннәттәге әһеленә шатланып барыр وَأَمَّا مَنۡ أُوتِيَ كِتَٰبَهُۥ وَرَآءَ ظَهۡرِهِۦ ١٠Вә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше فَسَوۡفَ يَدۡعُواْ ثُبُورًا ١١тиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр وَيَصۡلَىٰ سَعِيرًا ١٢Вә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр إِنَّهُۥ كَانَ فِيٓ أَهۡلِهِۦ مَسۡرُورًا ١٣Тәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде إِنَّهُۥ ظَنَّ أَن لَّن يَحُورَ ١٤Тәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады بَلَىٰٓۚ إِنَّ رَبَّهُۥ كَانَ بِهِۦ بَصِيرًا ١٥Ләкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы аны һәмишә күрүче булды فَلَآ أُقۡسِمُ بِٱلشَّفَقِ ١٦Күктәге шәфәкъ белән ант итәмен وَٱلَّيۡلِ وَمَا وَسَقَ ١٧Дәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән وَٱلۡقَمَرِ إِذَا ٱتَّسَقَ ١٨Дәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән لَتَرۡكَبُنَّ طَبَقًا عَن طَبَقٍ ١٩Әлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем ителеп тиешле җәзаны алырсыз فَمَا لَهُمۡ لَا يُؤۡمِنُونَ ٢٠Ни булды аларга иман китермиләр وَإِذَا قُرِئَ عَلَيۡهِمُ ٱلۡقُرۡءَانُ لَا يَسۡجُدُونَۤ ۩ ٢١Әгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен ишеткәннән соң аны үтәмәсләр بَلِ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ يُكَذِّبُونَ ٢٢Бәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар وَٱللَّهُ أَعۡلَمُ بِمَا يُوعُونَ ٢٣Аллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер فَبَشِّرۡهُم بِعَذَابٍ أَلِيمٍ ٢٤Аларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән إِلَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَعَمِلُواْ ٱلصَّٰلِحَٰتِ لَهُمۡ أَجۡرٌ غَيۡرُ مَمۡنُونِۭ ٢٥Мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер