Arabic with tafsir
Listen to Surah Al-Kafirun (773 reciters)
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
قُلۡ يَٰٓأَيُّهَا ٱلۡكَٰفِرُونَ ١Ий Мухәммәд г-м әйт: "Ий сез кәферләр, иман китермәгән кешеләр لَآ أَعۡبُدُ مَا تَعۡبُدُونَ ٢Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин гыйбадәт кылмыймын وَلَآ أَنتُمۡ عَٰبِدُونَ مَآ أَعۡبُدُ ٣Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз وَلَآ أَنَا۠ عَابِدٌ مَّا عَبَدتُّمۡ ٤Вә мин сезнең гыйбадәт кыла торган сынымнарыгызга гыйбадәт кылучы түгелмен وَلَآ أَنتُمۡ عَٰبِدُونَ مَآ أَعۡبُدُ ٥Вә сез мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылучы түгелсез لَكُمۡ دِينُكُمۡ وَلِيَ دِينِ ٦Сезнең батыл ялган динегез үзегезгә булсын, вә минем хак динем үзебезгә булсын
Translation: Yakub Ibn Nugman.