بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
يَٰٓأَيُّهَا ٱلۡمُدَّثِّرُ ١Ий тышкы киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр قُمۡ فَأَنذِرۡ ٢Торгыл, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркыт! Мухәммәд г-м җир белән күк арасында тәхеткә утырган Җәбраил фәрештәне күреп курыкты, тиз генә өенә кайтып ятты һәм Хәдиҗәгә тышкы киемнәре белән капларга кушты. Шул вакыт Җәбраил ошбу сүрәнен, аятьләрен китерә башлады. Бу сүрә икенче иңгән сүрәдер وَرَبَّكَ فَكَبِّرۡ ٣Раббыңны зурлап тәкбир әйт وَثِيَابَكَ فَطَهِّرۡ ٤Вә киемеңне нәҗәсәттән пакь кыл وَٱلرُّجۡزَ فَٱهۡجُرۡ ٥Аллаһуның ачуына илтә торган эшләрне ташла وَلَا تَمۡنُن تَسۡتَكۡثِرُ ٦Кешегә бернәрсә бирсәң аннан күбрәкне өмет итеп бирмә وَلِرَبِّكَ فَٱصۡبِرۡ ٧Вә Раббың ризасы өчен кәферләрнең дошманлыгына сабыр ит, чыда فَإِذَا نُقِرَ فِي ٱلنَّاقُورِ ٨Әгәр кыямәт өчен сур өрелсә فَذَٰلِكَ يَوۡمَئِذٍ يَوۡمٌ عَسِيرٌ ٩Менә шул көн каты көндер عَلَى ٱلۡكَٰفِرِينَ غَيۡرُ يَسِيرٍ ١٠Кәферләргә җиңеллеге юк авыр көндер ذَرۡنِي وَمَنۡ خَلَقۡتُ وَحِيدًا ١١Мин халык кылган бер кеше белән Мине ялгызымны гына куй وَجَعَلۡتُ لَهُۥ مَالًا مَّمۡدُودًا ١٢Мин аңа төрле-төрле күп мал бирдем وَبَنِينَ شُهُودًا ١٣Вә үзе янында гына тора торган балалар бирдек, ягъни аталары бай булгач, балалары сәүдә белән китеп йөрмәделәр وَمَهَّدتُّ لَهُۥ تَمۡهِيدًا ١٤Вә аңа тормышны никадәр киң кылу белән киң кылдым ثُمَّ يَطۡمَعُ أَنۡ أَزِيدَ ١٥Моның соңында да Минем аңа мал арттырмагымны өмет итәдер كـَلَّآۖ إِنَّهُۥ كَانَ لِأٓيَٰتِنَا عَنِيدًا ١٦Юк инде, Бездән яхшылык көтмәсен, тәхкыйк ул Безнең аятьләребезгә карыша иде سَأُرۡهِقُهُۥ صَعُودًا ١٧Аны бик мәшәкатьле булган ґәзабка кертермен. Ул Вәлид исемле бер бай мөшриктер, Мәккә мөшрикләре аңа киңәшкә килделәр һәм Коръән вә Мухәммәд хакында аның фикерен сорадылар. Вәлид әйтте: "Сез Мухәммәдне дивана дисез, бу сүзегез һич дөрес түгел, аның гакыллы икәнлеге тирә-якка мәгълүмдер. Сез аны сихерче дисез, аның сихер белән шөгыльләнгәне һич заһир булганы юк. Сез аны ялганчы дисез, аның ялган сөйләгәнен бу көнгәчә һичкем ишеткәне юк, һәм аның сүзләре шагыйрь сүзенә дә охшамый", – дип. Мөшрикләр: син нинди киңәш бирәсең, аңа ни дип әйтик, диделәр. Вәлид аларның сорауларына җавап бире алмыйча уйга калды إِنَّهُۥ فَكَّرَ وَقَدَّرَ ١٨Тәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде, үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде فَقُتِلَ كَيۡفَ قَدَّرَ ١٩Вәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый ثُمَّ قُتِلَ كَيۡفَ قَدَّرَ ٢٠Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый ثُمَّ نَظَرَ ٢١Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады ثُمَّ عَبَسَ وَبَسَرَ ٢٢Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды ثُمَّ أَدۡبَرَ وَٱسۡتَكۡبَرَ ٢٣Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде فَقَالَ إِنۡ هَٰذَآ إِلَّا سِحۡرٌ يُؤۡثَرُ ٢٤Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде إِنۡ هَٰذَآ إِلَّا قَوۡلُ ٱلۡبَشَرِ ٢٥Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде سَأُصۡلِيهِ سَقَرَ ٢٦Тиздән аны сакар тәмугына салырмын وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا سَقَرُ ٢٧Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде لَا تُبۡقِي وَلَا تَذَرُ ٢٨Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас لَوَّاحَةٌ لِّلۡبَشَرِ ٢٩Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр عَلَيۡهَا تِسۡعَةَ عَشَرَ ٣٠Ул сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла алмаслар", – диделәр وَمَا جَعَلۡنَآ أَصۡحَٰبَ ٱلنَّارِ إِلَّا مَلَٰٓئِكَةًۖ وَمَا جَعَلۡنَا عِدَّتَهُمۡ إِلَّا فِتۡنَةً لِّلَّذِينَ كَفَرُواْ لِيَسۡتَيۡقِنَ ٱلَّذِينَ أُوتُواْ ٱلۡكِتَٰبَ وَيَزۡدَادَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓاْ إِيمَٰنًا وَلَا يَرۡتَابَ ٱلَّذِينَ أُوتُواْ ٱلۡكِتَٰبَ وَٱلۡمُؤۡمِنُونَ وَلِيَقُولَ ٱلَّذِينَ فِي قُلُوبِهِم مَّرَضٌ وَٱلۡكَٰفِرُونَ مَاذَآ أَرَادَ ٱللَّهُ بِهَٰذَا مَثَلًاۚ كَذَٰلِكَ يُضِلُّ ٱللَّهُ مَن يَشَآءُ وَيَهۡدِي مَن يَشَآءُۚ وَمَا يَعۡلَمُ جُنُودَ رَبِّكَ إِلَّا هُوَۚ وَمَا هِيَ إِلَّا ذِكۡرَىٰ لِلۡبَشَرِ ٣١Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр: "Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь өчен сөйләнде كـَلَّا وَٱلۡقَمَرِ ٣٢Юк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен وَٱلَّيۡلِ إِذۡ أَدۡبَرَ ٣٣Вә көндездән соң килә торган төн белән وَٱلصُّبۡحِ إِذَآ أَسۡفَرَ ٣٤Һәм саргаючы таң белән ант итәмен إِنَّهَا لَإِحۡدَى ٱلۡكُبَرِ ٣٥Тәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер نَذِيرًا لِّلۡبَشَرِ ٣٦Ул кешеләрне куркытучыдыр لِمَن شَآءَ مِنكُمۡ أَن يَتَقَدَّمَ أَوۡ يَتَأَخَّرَ ٣٧Вә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме كُلُّ نَفۡسِۭ بِمَا كَسَبَتۡ رَهِينَةٌ ٣٨Аллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер إِلَّآ أَصۡحَٰبَ ٱلۡيَمِينِ ٣٩Мәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр فِي جَنَّٰتٍ يَتَسَآءَلُونَ ٤٠Анар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар عَنِ ٱلۡمُجۡرِمِينَ ٤١Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән مَا سَلَكَكُمۡ فِي سَقَرَ ٤٢Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез قَالُواْ لَمۡ نَكُ مِنَ ٱلۡمُصَلِّينَ ٤٣Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек وَلَمۡ نَكُ نُطۡعِمُ ٱلۡمِسۡكِينَ ٤٤Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык وَكُنَّا نَخُوضُ مَعَ ٱلۡخَآئِضِينَ ٤٥Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек وَكُنَّا نُكَذِّبُ بِيَوۡمِ ٱلدِّينِ ٤٦Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек حَتَّىٰٓ أَتَىٰنَا ٱلۡيَقِينُ ٤٧Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип فَمَا تَنفَعُهُمۡ شَفَٰعَةُ ٱلشَّٰفِعِينَ ٤٨Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс فَمَا لَهُمۡ عَنِ ٱلتَّذۡكِرَةِ مُعۡرِضِينَ ٤٩Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар كَأَنَّهُمۡ حُمُرٌ مُّسۡتَنفِرَةٌ ٥٠Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби فَرَّتۡ مِن قَسۡوَرَةِۭ ٥١Ул ишәк арысланнан өркеп качар بَلۡ يُرِيدُ كُلُّ ٱمۡرِيٍٕ مِّنۡهُمۡ أَن يُؤۡتَىٰ صُحُفًا مُّنَشَّرَةً ٥٢Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр كـَلَّاۖ بَل لَّا يَخَافُونَ ٱلۡأٓخِرَةَ ٥٣Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр كـَلَّآ إِنَّهُۥ تَذۡكِرَةٌ ٥٤Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер فَمَن شَآءَ ذَكَرَهُۥ ٥٥Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын وَمَا يَذۡكُرُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُۚ هُوَ أَهۡلُ ٱلتَّقۡوَىٰ وَأَهۡلُ ٱلۡمَغۡفِرَةِ ٥٦Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр