بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
أَلَمۡ نَشۡرَحۡ لَكَ صَدۡرَكَ ١Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы وَوَضَعۡنَا عَنكَ وِزۡرَكَ ٢Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме ٱلَّذِيٓ أَنقَضَ ظَهۡرَكَ ٣Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме وَرَفَعۡنَا لَكَ ذِكۡرَكَ ٤Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме فَإِنَّ مَعَ ٱلۡعُسۡرِ يُسۡرًا ٥Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң إِنَّ مَعَ ٱلۡعُسۡرِ يُسۡرًا ٦Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла فَإِذَا فَرَغۡتَ فَٱنصَبۡ ٧Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш وَإِلَىٰ رَبِّكَ فَٱرۡغَب ٨Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул