بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
هَلۡ أَتَىٰكَ حَدِيثُ ٱلۡغَٰشِيَةِ ١Тәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде وُجُوهٌ يَوۡمَئِذٍ خَٰشِعَةٌ ٢Ул көндә йөзләр түбән вә хурдыр عَامِلَةٌ نَّاصِبَةٌ ٣Алар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер تَصۡلَىٰ نَارًا حَامِيَةً ٤Кайнар утка кереп ґәзабланырлар تُسۡقَىٰ مِنۡ عَيۡنٍ ءَانِيَةٍ ٥Ниһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар لَّيۡسَ لَهُمۡ طَعَامٌ إِلَّا مِن ضَرِيعٍ ٦Аларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр لَّا يُسۡمِنُ وَلَا يُغۡنِي مِن جُوعٍ ٧Ул үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс وُجُوهٌ يَوۡمَئِذٍ نَّاعِمَةٌ ٨Ул көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар لِّسَعۡيِهَا رَاضِيَةٌ ٩Үзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр فِي جَنَّةٍ عَالِيَةٍ ١٠Дәрәҗәсе бөек җәннәттә لَّا تَسۡمَعُ فِيهَا لَٰغِيَةً ١١Анда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр فِيهَا عَيۡنٌ جَارِيَةٌ ١٢Ул җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр فِيهَا سُرُرٌ مَّرۡفُوعَةٌ ١٣Анда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр وَأَكۡوَابٌ مَّوۡضُوعَةٌ ١٤Вә анда алларына кәсәләр куелгандыр وَنَمَارِقُ مَصۡفُوفَةٌ ١٥Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр وَزَرَابِيُّ مَبۡثُوثَةٌ ١٦Вә җәелгән паласлар бардыр أَفَلَا يَنظُرُونَ إِلَى ٱلۡإِبِلِ كَيۡفَ خُلِقَتۡ ١٧Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар وَإِلَى ٱلسَّمَآءِ كَيۡفَ رُفِعَتۡ ١٨Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән وَإِلَى ٱلۡجِبَالِ كَيۡفَ نُصِبَتۡ ١٩Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар وَإِلَى ٱلۡأَرۡضِ كَيۡفَ سُطِحَتۡ ٢٠Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән فَذَكِّرۡ إِنَّمَآ أَنتَ مُذَكِّرٌ ٢١Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең لَّسۡتَ عَلَيۡهِم بِمُصَيۡطِرٍ ٢٢Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең إِلَّا مَن تَوَلَّىٰ وَكَفَرَ ٢٣Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса فَيُعَذِّبُهُ ٱللَّهُ ٱلۡعَذَابَ ٱلۡأَكۡبَرَ ٢٤Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр إِنَّ إِلَيۡنَآ إِيَابَهُمۡ ٢٥Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары ثُمَّ إِنَّ عَلَيۡنَا حِسَابَهُم ٢٦Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер