ملة الإسلام

السورة 70 · 44 آية · Yakub Ibn Nugman

سورة المعارج باللغة التتارية

السورة بالعربية مع التفسير استمع إلى سورة المعارج (1,289 قارئاً)
مكيةسورة المعارج٤٤ آية

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

سَأَلَ سَآئِلُۢ بِعَذَابٍ وَاقِعٍ ١Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: "Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр" – дип لِّلۡكَٰفِرِينَ لَيۡسَ لَهُۥ دَافِعٌ ٢Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк مِّنَ ٱللَّهِ ذِي ٱلۡمَعَارِجِ ٣дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан تَعۡرُجُ ٱلۡمَلَٰٓئِكَةُ وَٱلرُّوحُ إِلَيۡهِ فِي يَوۡمٍ كَانَ مِقۡدَارُهُۥ خَمۡسِينَ أَلۡفَ سَنَةٍ ٤Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә فَٱصۡبِرۡ صَبۡرًا جَمِيلًا ٥Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда إِنَّهُمۡ يَرَوۡنَهُۥ بَعِيدًا ٦Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар وَنَرَىٰهُ قَرِيبًا ٧Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез يَوۡمَ تَكُونُ ٱلسَّمَآءُ كَٱلۡمُهۡلِ ٨Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр وَتَكُونُ ٱلۡجِبَالُ كَٱلۡعِهۡنِ ٩Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар وَلَا يَسۡـَٔلُ حَمِيمٌ حَمِيمًا ١٠Ул көндә дус дустыны сорамас يُبَصَّرُونَهُمۡۚ يَوَدُّ ٱلۡمُجۡرِمُ لَوۡ يَفۡتَدِي مِنۡ عَذَابِ يَوۡمِئِذِۭ بِبَنِيهِ ١١Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә وَصَٰحِبَتِهِۦ وَأَخِيهِ ١٢вә хатынын һәм кардәшләрен биреп وَفَصِيلَتِهِ ٱلَّتِي تُـٔۡوِيهِ ١٣вә аны эченә алган кабиләсене биреп وَمَن فِي ٱلۡأَرۡضِ جَمِيعًا ثُمَّ يُنجِيهِ ١٤вә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен коткаруны теләр كـَلَّآۖ إِنَّهَا لَظَىٰ ١٥Кайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды نَزَّاعَةً لِّلشَّوَىٰ ١٦Бик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр تَدۡعُواْ مَنۡ أَدۡبَرَ وَتَوَلَّىٰ ١٧Ул ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан кешене وَجَمَعَ فَأَوۡعَىٰٓ ١٨Һәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене ۞ إِنَّ ٱلۡإِنسَٰنَ خُلِقَ هَلُوعًا ١٩Тәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды إِذَا مَسَّهُ ٱلشَّرُّ جَزُوعًا ٢٠Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер وَإِذَا مَسَّهُ ٱلۡخَيۡرُ مَنُوعًا ٢١Әгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми إِلَّا ٱلۡمُصَلِّينَ ٢٢Мәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр ٱلَّذِينَ هُمۡ عَلَىٰ صَلَاتِهِمۡ دَآئِمُونَ ٢٣Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар وَٱلَّذِينَ فِيٓ أَمۡوَٰلِهِمۡ حَقٌّ مَّعۡلُومٌ ٢٤Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр لِّلسَّآئِلِ وَٱلۡمَحۡرُومِ ٢٥Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр وَٱلَّذِينَ يُصَدِّقُونَ بِيَوۡمِ ٱلدِّينِ ٢٦Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр وَٱلَّذِينَ هُم مِّنۡ عَذَابِ رَبِّهِم مُّشۡفِقُونَ ٢٧Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр إِنَّ عَذَابَ رَبِّهِمۡ غَيۡرُ مَأۡمُونٍ ٢٨Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр وَٱلَّذِينَ هُمۡ لِفُرُوجِهِمۡ حَٰفِظُونَ ٢٩Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр إِلَّا عَلَىٰٓ أَزۡوَٰجِهِمۡ أَوۡ مَا مَلَكَتۡ أَيۡمَٰنُهُمۡ فَإِنَّهُمۡ غَيۡرُ مَلُومِينَ ٣٠Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр فَمَنِ ٱبۡتَغَىٰ وَرَآءَ ذَٰلِكَ فَأُوْلَٰٓئِكَ هُمُ ٱلۡعَادُونَ ٣١Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер وَٱلَّذِينَ هُمۡ لِأَمَٰنَٰتِهِمۡ وَعَهۡدِهِمۡ رَٰعُونَ ٣٢Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр وَٱلَّذِينَ هُم بِشَهَٰدَٰتِهِمۡ قَآئِمُونَ ٣٣Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар وَٱلَّذِينَ هُمۡ عَلَىٰ صَلَاتِهِمۡ يُحَافِظُونَ ٣٤Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар أُوْلَٰٓئِكَ فِي جَنَّٰتٍ مُّكۡرَمُونَ ٣٥Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр فَمَالِ ٱلَّذِينَ كَفَرُواْ قِبَلَكَ مُهۡطِعِينَ ٣٦Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып عَنِ ٱلۡيَمِينِ وَعَنِ ٱلشِّمَالِ عِزِينَ ٣٧уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр أَيَطۡمَعُ كُلُّ ٱمۡرِيٍٕ مِّنۡهُمۡ أَن يُدۡخَلَ جَنَّةَ نَعِيمٍ ٣٨Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме كـَلَّآۖ إِنَّا خَلَقۡنَٰهُم مِّمَّا يَعۡلَمُونَ ٣٩Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан فَلَآ أُقۡسِمُ بِرَبِّ ٱلۡمَشَٰرِقِ وَٱلۡمَغَٰرِبِ إِنَّا لَقَٰدِرُونَ ٤٠Мәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз عَلَىٰٓ أَن نُّبَدِّلَ خَيۡرًا مِّنۡهُمۡ وَمَا نَحۡنُ بِمَسۡبُوقِينَ ٤١Бу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас فَذَرۡهُمۡ يَخُوضُواْ وَيَلۡعَبُواْ حَتَّىٰ يُلَٰقُواْ يَوۡمَهُمُ ٱلَّذِي يُوعَدُونَ ٤٢Син аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы يَوۡمَ يَخۡرُجُونَ مِنَ ٱلۡأَجۡدَاثِ سِرَاعًا كَأَنَّهُمۡ إِلَىٰ نُصُبٍ يُوفِضُونَ ٤٣Кыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, гүя үзләренең бер сөекле нәселләренә текәлгән кеби чакыручы фәрештә тарафына ашыгып барырлар خَٰشِعَةً أَبۡصَٰرُهُمۡ تَرۡهَقُهُمۡ ذِلَّةٌۚ ذَٰلِكَ ٱلۡيَوۡمُ ٱلَّذِي كَانُواْ يُوعَدُونَ ٤٤Куркудан күзләре түбән төшкән хәлдә аларны хурлык каплаган булыр, бу көн аларга вәгъдә ителгән көндер

الترجمة: Yakub Ibn Nugman.