ملة الإسلام

السورة 75 · 40 آية · Yakub Ibn Nugman

سورة القيامة باللغة التتارية

السورة بالعربية مع التفسير استمع إلى سورة القيامة (1,389 قارئاً)
مكيةسورة القيامة٤٠ آية

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

لَآ أُقۡسِمُ بِيَوۡمِ ٱلۡقِيَٰمَةِ ١Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен وَلَآ أُقۡسِمُ بِٱلنَّفۡسِ ٱللَّوَّامَةِ ٢Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр) أَيَحۡسَبُ ٱلۡإِنسَٰنُ أَلَّن نَّجۡمَعَ عِظَامَهُۥ ٣Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: "Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр) بَلَىٰ قَٰدِرِينَ عَلَىٰٓ أَن نُّسَوِّيَ بَنَانَهُۥ ٤Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга بَلۡ يُرِيدُ ٱلۡإِنسَٰنُ لِيَفۡجُرَ أَمَامَهُۥ ٥Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер يَسۡـَٔلُ أَيَّانَ يَوۡمُ ٱلۡقِيَٰمَةِ ٦Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр فَإِذَا بَرِقَ ٱلۡبَصَرُ ٧Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса وَخَسَفَ ٱلۡقَمَرُ ٨Ай тотылса وَجُمِعَ ٱلشَّمۡسُ وَٱلۡقَمَرُ ٩Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр يَقُولُ ٱلۡإِنسَٰنُ يَوۡمَئِذٍ أَيۡنَ ٱلۡمَفَرُّ ١٠Ул көндә кеше әйтер: "Бу куркынычтан кайда качарга كـَلَّا لَا وَزَرَ ١١Бүген качып котыла торган урын юк إِلَىٰ رَبِّكَ يَوۡمَئِذٍ ٱلۡمُسۡتَقَرُّ ١٢Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр يُنَبَّؤُاْ ٱلۡإِنسَٰنُ يَوۡمَئِذِۭ بِمَا قَدَّمَ وَأَخَّرَ ١٣Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән بَلِ ٱلۡإِنسَٰنُ عَلَىٰ نَفۡسِهِۦ بَصِيرَةٌ ١٤Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр وَلَوۡ أَلۡقَىٰ مَعَاذِيرَهُۥ ١٥Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр) لَا تُحَرِّكۡ بِهِۦ لِسَانَكَ لِتَعۡجَلَ بِهِۦٓ ١٦Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен إِنَّ عَلَيۡنَا جَمۡعَهُۥ وَقُرۡءَانَهُۥ ١٧Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак فَإِذَا قَرَأۡنَٰهُ فَٱتَّبِعۡ قُرۡءَانَهُۥ ١٨Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр ثُمَّ إِنَّ عَلَيۡنَا بَيَانَهُۥ ١٩Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер كـَلَّا بَلۡ تُحِبُّونَ ٱلۡعَاجِلَةَ ٢٠Юк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез وَتَذَرُونَ ٱلۡأٓخِرَةَ ٢١Әмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз وُجُوهٌ يَوۡمَئِذٍ نَّاضِرَةٌ ٢٢Кыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр إِلَىٰ رَبِّهَا نَاظِرَةٌ ٢٣Ул йөз Раббысына караучыдыр وَوُجُوهٌ يَوۡمَئِذِۭ بَاسِرَةٌ ٢٤Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр تَظُنُّ أَن يُفۡعَلَ بِهَا فَاقِرَةٌ ٢٥Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың كـَلَّآ إِذَا بَلَغَتِ ٱلتَّرَاقِيَ ٢٦Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә وَقِيلَ مَنۡۜ رَاقٍ ٢٧шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр وَظَنَّ أَنَّهُ ٱلۡفِرَاقُ ٢٨Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар وَٱلۡتَفَّتِ ٱلسَّاقُ بِٱلسَّاقِ ٢٩Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы إِلَىٰ رَبِّكَ يَوۡمَئِذٍ ٱلۡمَسَاقُ ٣٠Бүген бармак Раббың хозурындадыр فَلَا صَدَّقَ وَلَا صَلَّىٰ ٣١Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады وَلَٰكِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ ٣٢Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты ثُمَّ ذَهَبَ إِلَىٰٓ أَهۡلِهِۦ يَتَمَطَّىٰٓ ٣٣Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды أَوۡلَىٰ لَكَ فَأَوۡلَىٰ ٣٤Ий мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш ثُمَّ أَوۡلَىٰ لَكَ فَأَوۡلَىٰٓ ٣٥Дәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш أَيَحۡسَبُ ٱلۡإِنسَٰنُ أَن يُتۡرَكَ سُدًى ٣٦Әнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме أَلَمۡ يَكُ نُطۡفَةً مِّن مَّنِيٍّ يُمۡنَىٰ ٣٧Ул кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме ثُمَّ كَانَ عَلَقَةً فَخَلَقَ فَسَوَّىٰ ٣٨Моның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде فَجَعَلَ مِنۡهُ ٱلزَّوۡجَيۡنِ ٱلذَّكَرَ وَٱلۡأُنثَىٰٓ ٣٩Аннан ир һәм хатын итеп халык кылды أَلَيۡسَ ذَٰلِكَ بِقَٰدِرٍ عَلَىٰٓ أَن يُحۡـِۧيَ ٱلۡمَوۡتَىٰ ٤٠Бу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме

الترجمة: Yakub Ibn Nugman.