ملة الإسلام

السورة 56 · 96 آية · Yakub Ibn Nugman

سورة الواقعة باللغة التتارية

السورة بالعربية مع التفسير استمع إلى سورة الواقعة (1,362 قارئاً)
مكيةسورة الواقعة٩٦ آية

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

إِذَا وَقَعَتِ ٱلۡوَاقِعَةُ ١Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса لَيۡسَ لِوَقۡعَتِهَا كَاذِبَةٌ ٢ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас خَافِضَةٌ رَّافِعَةٌ ٣Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер إِذَا رُجَّتِ ٱلۡأَرۡضُ رَجًّا ٤Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә وَبُسَّتِ ٱلۡجِبَالُ بَسًّا ٥вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр فَكَانَتۡ هَبَآءً مُّنۢبَثًّا ٦алар чәчелгән тузан кеби булырлар وَكُنتُمۡ أَزۡوَٰجًا ثَلَٰثَةً ٧Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз فَأَصۡحَٰبُ ٱلۡمَيۡمَنَةِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَيۡمَنَةِ ٨Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр وَأَصۡحَٰبُ ٱلۡمَشۡـَٔمَةِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَشۡـَٔمَةِ ٩Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр وَٱلسَّٰبِقُونَ ٱلسَّٰبِقُونَ ١٠Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар أُوْلَٰٓئِكَ ٱلۡمُقَرَّبُونَ ١١Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле فِي جَنَّٰتِ ٱلنَّعِيمِ ١٢Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер ثُلَّةٌ مِّنَ ٱلۡأَوَّلِينَ ١٣Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер وَقَلِيلٌ مِّنَ ٱلۡأٓخِرِينَ ١٤Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр عَلَىٰ سُرُرٍ مَّوۡضُونَةٍ ١٥Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда مُّتَّكِـِٔينَ عَلَيۡهَا مُتَقَٰبِلِينَ ١٦Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә يَطُوفُ عَلَيۡهِمۡ وِلۡدَٰنٌ مُّخَلَّدُونَ ١٧Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр بِأَكۡوَابٍ وَأَبَارِيقَ وَكَأۡسٍ مِّن مَّعِينٍ ١٨Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән لَّا يُصَدَّعُونَ عَنۡهَا وَلَا يُنزِفُونَ ١٩Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр وَفَٰكِهَةٍ مِّمَّا يَتَخَيَّرُونَ ٢٠Вә алар тели торган җимешләр белән وَلَحۡمِ طَيۡرٍ مِّمَّا يَشۡتَهُونَ ٢١Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр وَحُورٌ عِينٌ ٢٢Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар كَأَمۡثَٰلِ ٱللُّؤۡلُوِٕ ٱلۡمَكۡنُونِ ٢٣Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер جَزَآءَۢ بِمَا كَانُواْ يَعۡمَلُونَ ٢٤Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр لَا يَسۡمَعُونَ فِيهَا لَغۡوًا وَلَا تَأۡثِيمًا ٢٥Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр إِلَّا قِيلًا سَلَٰمًا سَلَٰمًا ٢٦Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр وَأَصۡحَٰبُ ٱلۡيَمِينِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلۡيَمِينِ ٢٧Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле فِي سِدۡرٍ مَّخۡضُودٍ ٢٨Чәнечкесез сәдер агачлары астында وَطَلۡحٍ مَّنضُودٍ ٢٩Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында وَظِلٍّ مَّمۡدُودٍ ٣٠Вә даимән булучы күләгәдә وَمَآءٍ مَّسۡكُوبٍ ٣١Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда وَفَٰكِهَةٍ كَثِيرَةٍ ٣٢Вә бик күп җимешләр эчендә لَّا مَقۡطُوعَةٍ وَلَا مَمۡنُوعَةٍ ٣٣Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар وَفُرُشٍ مَّرۡفُوعَةٍ ٣٤Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар إِنَّآ أَنشَأۡنَٰهُنَّ إِنشَآءً ٣٥Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык فَجَعَلۡنَٰهُنَّ أَبۡكَارًا ٣٦Аларны яшь кызлар кылдык عُرُبًا أَتۡرَابًا ٣٧Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар لِّأَصۡحَٰبِ ٱلۡيَمِينِ ٣٨Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде ثُلَّةٌ مِّنَ ٱلۡأَوَّلِينَ ٣٩Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер وَثُلَّةٌ مِّنَ ٱلۡأٓخِرِينَ ٤٠Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер وَأَصۡحَٰبُ ٱلشِّمَالِ مَآ أَصۡحَٰبُ ٱلشِّمَالِ ٤١Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр فِي سَمُومٍ وَحَمِيمٍ ٤٢Алар эссе җилдә вә кайнар суда وَظِلٍّ مِّن يَحۡمُومٍ ٤٣Кара төннән булган күләгәдә لَّا بَارِدٍ وَلَا كَرِيمٍ ٤٤Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел إِنَّهُمۡ كَانُواْ قَبۡلَ ذَٰلِكَ مُتۡرَفِينَ ٤٥Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр وَكَانُواْ يُصِرُّونَ عَلَى ٱلۡحِنثِ ٱلۡعَظِيمِ ٤٦Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр وَكَانُواْ يَقُولُونَ أَئِذَا مِتۡنَا وَكُنَّا تُرَابًا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَبۡعُوثُونَ ٤٧Дәхи әйтәләр иде: "Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме أَوَءَابَآؤُنَا ٱلۡأَوَّلُونَ ٤٨Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел", – дип قُلۡ إِنَّ ٱلۡأَوَّلِينَ وَٱلۡأٓخِرِينَ ٤٩Әйт: "Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә لَمَجۡمُوعُونَ إِلَىٰ مِيقَٰتِ يَوۡمٍ مَّعۡلُومٍ ٥٠Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар ثُمَّ إِنَّكُمۡ أَيُّهَا ٱلضَّآلُّونَ ٱلۡمُكَذِّبُونَ ٥١Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез لَأٓكِلُونَ مِن شَجَرٍ مِّن زَقُّومٍ ٥٢Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз فَمَالِـُٔونَ مِنۡهَا ٱلۡبُطُونَ ٥٣Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз فَشَٰرِبُونَ عَلَيۡهِ مِنَ ٱلۡحَمِيمِ ٥٤вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны فَشَٰرِبُونَ شُرۡبَ ٱلۡهِيمِ ٥٥Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез هَٰذَا نُزُلُهُمۡ يَوۡمَ ٱلدِّينِ ٥٦Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр نَحۡنُ خَلَقۡنَٰكُمۡ فَلَوۡلَا تُصَدِّقُونَ ٥٧Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы أَفَرَءَيۡتُم مَّا تُمۡنُونَ ٥٨Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны ءَأَنتُمۡ تَخۡلُقُونَهُۥٓ أَمۡ نَحۡنُ ٱلۡخَٰلِقُونَ ٥٩Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме نَحۡنُ قَدَّرۡنَا بَيۡنَكُمُ ٱلۡمَوۡتَ وَمَا نَحۡنُ بِمَسۡبُوقِينَ ٦٠Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез عَلَىٰٓ أَن نُّبَدِّلَ أَمۡثَٰلَكُمۡ وَنُنشِئَكُمۡ فِي مَا لَا تَعۡلَمُونَ ٦١Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме وَلَقَدۡ عَلِمۡتُمُ ٱلنَّشۡأَةَ ٱلۡأُولَىٰ فَلَوۡلَا تَذَكَّرُونَ ٦٢Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы أَفَرَءَيۡتُم مَّا تَحۡرُثُونَ ٦٣Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез ءَأَنتُمۡ تَزۡرَعُونَهُۥٓ أَمۡ نَحۡنُ ٱلزَّٰرِعُونَ ٦٤Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче لَوۡ نَشَآءُ لَجَعَلۡنَٰهُ حُطَٰمًا فَظَلۡتُمۡ تَفَكَّهُونَ ٦٥Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез إِنَّا لَمُغۡرَمُونَ ٦٦Вә: "Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз بَلۡ نَحۡنُ مَحۡرُومُونَ ٦٧Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде", – дияр идегез أَفَرَءَيۡتُمُ ٱلۡمَآءَ ٱلَّذِي تَشۡرَبُونَ ٦٨Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез ءَأَنتُمۡ أَنزَلۡتُمُوهُ مِنَ ٱلۡمُزۡنِ أَمۡ نَحۡنُ ٱلۡمُنزِلُونَ ٦٩Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме لَوۡ نَشَآءُ جَعَلۡنَٰهُ أُجَاجًا فَلَوۡلَا تَشۡكُرُونَ ٧٠Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез أَفَرَءَيۡتُمُ ٱلنَّارَ ٱلَّتِي تُورُونَ ٧١Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез ءَأَنتُمۡ أَنشَأۡتُمۡ شَجَرَتَهَآ أَمۡ نَحۡنُ ٱلۡمُنشِـُٔونَ ٧٢Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар نَحۡنُ جَعَلۡنَٰهَا تَذۡكِرَةً وَمَتَٰعًا لِّلۡمُقۡوِينَ ٧٣Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен فَسَبِّحۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلۡعَظِيمِ ٧٤Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт ۞ فَلَآ أُقۡسِمُ بِمَوَٰقِعِ ٱلنُّجُومِ ٧٥Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен وَإِنَّهُۥ لَقَسَمٌ لَّوۡ تَعۡلَمُونَ عَظِيمٌ ٧٦Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез إِنَّهُۥ لَقُرۡءَانٌ كَرِيمٌ ٧٧Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер فِي كِتَٰبٍ مَّكۡنُونٍ ٧٨Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр لَّا يَمَسُّهُۥٓ إِلَّا ٱلۡمُطَهَّرُونَ ٧٩Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар تَنزِيلٌ مِّن رَّبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ ٨٠Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер أَفَبِهَٰذَا ٱلۡحَدِيثِ أَنتُم مُّدۡهِنُونَ ٨١Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы وَتَجۡعَلُونَ رِزۡقَكُمۡ أَنَّكُمۡ تُكَذِّبُونَ ٨٢Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез فَلَوۡلَآ إِذَا بَلَغَتِ ٱلۡحُلۡقُومَ ٨٣Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә وَأَنتُمۡ حِينَئِذٍ تَنظُرُونَ ٨٤сез шул вакытта аңа карап сорарсыз وَنَحۡنُ أَقۡرَبُ إِلَيۡهِ مِنكُمۡ وَلَٰكِن لَّا تُبۡصِرُونَ ٨٥Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез فَلَوۡلَآ إِن كُنتُمۡ غَيۡرَ مَدِينِينَ ٨٦Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез تَرۡجِعُونَهَآ إِن كُنتُمۡ صَٰدِقِينَ ٨٧Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса فَأَمَّآ إِن كَانَ مِنَ ٱلۡمُقَرَّبِينَ ٨٨Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса فَرَوۡحٌ وَرَيۡحَانٌ وَجَنَّتُ نَعِيمٍ ٨٩аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер وَأَمَّآ إِن كَانَ مِنۡ أَصۡحَٰبِ ٱلۡيَمِينِ ٩٠Әмма уң тараф кешесе булса فَسَلَٰمٌ لَّكَ مِنۡ أَصۡحَٰبِ ٱلۡيَمِينِ ٩١Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер وَأَمَّآ إِن كَانَ مِنَ ٱلۡمُكَذِّبِينَ ٱلضَّآلِّينَ ٩٢Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса فَنُزُلٌ مِّنۡ حَمِيمٍ ٩٣аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр وَتَصۡلِيَةُ جَحِيمٍ ٩٤Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ حَقُّ ٱلۡيَقِينِ ٩٥Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр فَسَبِّحۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلۡعَظِيمِ ٩٦Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт

الترجمة: Yakub Ibn Nugman.