بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
عَبَسَ وَتَوَلَّىٰٓ ١Йөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды أَن جَآءَهُ ٱلۡأَعۡمَىٰ ٢Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды) وَمَا يُدۡرِيكَ لَعَلَّهُۥ يَزَّكَّىٰٓ ٣Сиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл диннән пакьләнер أَوۡ يَذَّكَّرُ فَتَنفَعَهُ ٱلذِّكۡرَىٰٓ ٤Яисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер أَمَّا مَنِ ٱسۡتَغۡنَىٰ ٥Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса فَأَنتَ لَهُۥ تَصَدَّىٰ ٦син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың وَمَا عَلَيۡكَ أَلَّا يَزَّكَّىٰ ٧Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән وَأَمَّا مَن جَآءَكَ يَسۡعَىٰ ٨Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә وَهُوَ يَخۡشَىٰ ٩Раббысыннан курыккан хәлдә فَأَنتَ عَنۡهُ تَلَهَّىٰ ١٠син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың كـَلَّآ إِنَّهَا تَذۡكِرَةٌ ١١Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер فَمَن شَآءَ ذَكَرَهُۥ ١٢Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый) فِي صُحُفٍ مُّكَرَّمَةٍ ١٣Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер مَّرۡفُوعَةٍ مُّطَهَّرَةِۭ ١٤Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь بِأَيۡدِي سَفَرَةٍ ١٥Язучы фәрештәләр кулындадыр كِرَامِۭ بَرَرَةٍ ١٦Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр قُتِلَ ٱلۡإِنسَٰنُ مَآ أَكۡفَرَهُۥ ١٧Ләгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек кыладыр مِنۡ أَيِّ شَيۡءٍ خَلَقَهُۥ ١٨Аллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң مِن نُّطۡفَةٍ خَلَقَهُۥ فَقَدَّرَهُۥ ١٩Мәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде ثُمَّ ٱلسَّبِيلَ يَسَّرَهُۥ ٢٠Соңра хак юлны табарга мөмкинлек бирде ягъни гакыл, фикер бирде һәм китап иңдереп, пәйгамбәр күндереп туры юлны күрсәтте ثُمَّ أَمَاتَهُۥ فَأَقۡبَرَهُۥ ٢١Соңра аны үтерде дә кабергә куйды, ягъни хайваннар кеби җир өстенә ташламады ثُمَّ إِذَا شَآءَ أَنشَرَهُۥ ٢٢Соңра теләгән вакытында тергезеп кубарыр аны كـَلَّا لَمَّا يَقۡضِ مَآ أَمَرَهُۥ ٢٣Юк, әле алай була торып та, Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәде فَلۡيَنظُرِ ٱلۡإِنسَٰنُ إِلَىٰ طَعَامِهِۦٓ ٢٤Кеше карасын ашаган ризыгына أَنَّا صَبَبۡنَا ٱلۡمَآءَ صَبًّا ٢٥Тәхкыйк Без аңа суны чын кою белән койдык ثُمَّ شَقَقۡنَا ٱلۡأَرۡضَ شَقًّا ٢٦Соңра җирне чын яру илә ярдык та فَأَنۢبَتۡنَا فِيهَا حَبًّا ٢٧ул җирдә иген бөртекләрен үстердек وَعِنَبًا وَقَضۡبًا ٢٨Йөземне вә җыеп алган коры җимешләрне وَزَيۡتُونًا وَنَخۡلًا ٢٩дәхи зәйтүн, хөрмә агачларын үстердек وَحَدَآئِقَ غُلۡبًا ٣٠Дәхи күп агачлы бакчаларны وَفَٰكِهَةً وَأَبًّا ٣١дәхи төрле җимешләрне вә печәннәрне үстердек مَّتَٰعًا لَّكُمۡ وَلِأَنۡعَٰمِكُمۡ ٣٢Күп нәрсәләр үстердек үзегез һәм хайваннарыгыз файдалану өчен فَإِذَا جَآءَتِ ٱلصَّآخَّةُ ٣٣Һәркайчан колакны тондыручы каты сур тавышы килсә يَوۡمَ يَفِرُّ ٱلۡمَرۡءُ مِنۡ أَخِيهِ ٣٤Ул көндә кеше качар карендәшләреннән وَأُمِّهِۦ وَأَبِيهِ ٣٥Һәм анасыннан вә атасыннан وَصَٰحِبَتِهِۦ وَبَنِيهِ ٣٦Һәм хатыныннан вә балаларыннан качар لِكُلِّ ٱمۡرِيٍٕ مِّنۡهُمۡ يَوۡمَئِذٍ شَأۡنٌ يُغۡنِيهِ ٣٧Алардан һәм кеше өчен бардыр кыямәт көнендә аны мәшгуль итәрлек каты эшләр وُجُوهٌ يَوۡمَئِذٍ مُّسۡفِرَةٌ ٣٨Ул көндә кайбер йөзләр якты ضَاحِكَةٌ مُّسۡتَبۡشِرَةٌ ٣٩көлүче, шатланучыдыр وَوُجُوهٌ يَوۡمَئِذٍ عَلَيۡهَا غَبَرَةٌ ٤٠Вә ул көндә кайбер йөзләрдә караңгылык тузан булыр تَرۡهَقُهَا قَتَرَةٌ ٤١Ул йөзләрне каралык вә караңгылык каплар أُوْلَٰٓئِكَ هُمُ ٱلۡكَفَرَةُ ٱلۡفَجَرَةُ ٤٢Бу кара йөзле кешеләр көфран нигъмәт кылучы һәм Аллаһуга итагать итмәүче кешеләрдер