Millat al-Islam

Chapter 79 · 46 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah An-Naziat in Tatar

Arabic with tafsir Listen to Surah An-Naziat (1339 reciters)

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

وَٱلنَّٰزِعَٰتِ غَرۡقًا ١Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә وَٱلنَّٰشِطَٰتِ نَشۡطًا ٢дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен وَٱلسَّٰبِحَٰتِ سَبۡحًا ٣Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә فَٱلسَّٰبِقَٰتِ سَبۡقًا ٤кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә فَٱلۡمُدَبِّرَٰتِ أَمۡرًا ٥Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен يَوۡمَ تَرۡجُفُ ٱلرَّاجِفَةُ ٦Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр تَتۡبَعُهَا ٱلرَّادِفَةُ ٧Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар قُلُوبٌ يَوۡمَئِذٍ وَاجِفَةٌ ٨Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар أَبۡصَٰرُهَا خَٰشِعَةٌ ٩Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр يَقُولُونَ أَءِنَّا لَمَرۡدُودُونَ فِي ٱلۡحَافِرَةِ ١٠Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы أَءِذَا كُنَّا عِظَٰمًا نَّخِرَةً ١١Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы قَالُواْ تِلۡكَ إِذًا كَرَّةٌ خَاسِرَةٌ ١٢Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип فَإِنَّمَا هِيَ زَجۡرَةٌ وَٰحِدَةٌ ١٣Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр فَإِذَا هُم بِٱلسَّاهِرَةِ ١٤Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар هَلۡ أَتَىٰكَ حَدِيثُ مُوسَىٰٓ ١٥Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит إِذۡ نَادَىٰهُ رَبُّهُۥ بِٱلۡوَادِ ٱلۡمُقَدَّسِ طُوًى ١٦Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында ٱذۡهَبۡ إِلَىٰ فِرۡعَوۡنَ إِنَّهُۥ طَغَىٰ ١٧Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды فَقُلۡ هَل لَّكَ إِلَىٰٓ أَن تَزَكَّىٰ ١٨Әйт аңа: "Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне وَأَهۡدِيَكَ إِلَىٰ رَبِّكَ فَتَخۡشَىٰ ١٩Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың", – дип فَأَرَىٰهُ ٱلۡأٓيَةَ ٱلۡكُبۡرَىٰ ٢٠Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде) فَكَذَّبَ وَعَصَىٰ ٢١Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды ثُمَّ أَدۡبَرَ يَسۡعَىٰ ٢٢Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды فَحَشَرَ فَنَادَىٰ ٢٣Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды فَقَالَ أَنَا۠ رَبُّكُمُ ٱلۡأَعۡلَىٰ ٢٤Әйтте: "Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр", – дип فَأَخَذَهُ ٱللَّهُ نَكَالَ ٱلۡأٓخِرَةِ وَٱلۡأُولَىٰٓ ٢٥Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَعِبۡرَةً لِّمَن يَخۡشَىٰٓ ٢٦Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә ءَأَنتُمۡ أَشَدُّ خَلۡقًا أَمِ ٱلسَّمَآءُۚ بَنَىٰهَا ٢٧Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды رَفَعَ سَمۡكَهَا فَسَوَّىٰهَا ٢٨Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте وَأَغۡطَشَ لَيۡلَهَا وَأَخۡرَجَ ضُحَىٰهَا ٢٩Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды وَٱلۡأَرۡضَ بَعۡدَ ذَٰلِكَ دَحَىٰهَآ ٣٠Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде أَخۡرَجَ مِنۡهَا مَآءَهَا وَمَرۡعَىٰهَا ٣١Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды وَٱلۡجِبَالَ أَرۡسَىٰهَا ٣٢Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды مَتَٰعًا لَّكُمۡ وَلِأَنۡعَٰمِكُمۡ ٣٣Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен فَإِذَا جَآءَتِ ٱلطَّآمَّةُ ٱلۡكُبۡرَىٰ ٣٤Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә يَوۡمَ يَتَذَكَّرُ ٱلۡإِنسَٰنُ مَا سَعَىٰ ٣٥ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер وَبُرِّزَتِ ٱلۡجَحِيمُ لِمَن يَرَىٰ ٣٦Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер فَأَمَّا مَن طَغَىٰ ٣٧Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса وَءَاثَرَ ٱلۡحَيَوٰةَ ٱلدُّنۡيَا ٣٨дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә فَإِنَّ ٱلۡجَحِيمَ هِيَ ٱلۡمَأۡوَىٰ ٣٩Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер وَأَمَّا مَنۡ خَافَ مَقَامَ رَبِّهِۦ وَنَهَى ٱلنَّفۡسَ عَنِ ٱلۡهَوَىٰ ٤٠Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса فَإِنَّ ٱلۡجَنَّةَ هِيَ ٱلۡمَأۡوَىٰ ٤١әлбәттә җәннәт аңа урындыр يَسۡـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلسَّاعَةِ أَيَّانَ مُرۡسَىٰهَا ٤٢Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар فِيمَ أَنتَ مِن ذِكۡرَىٰهَآ ٤٣Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар إِلَىٰ رَبِّكَ مُنتَهَىٰهَآ ٤٤Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр إِنَّمَآ أَنتَ مُنذِرُ مَن يَخۡشَىٰهَا ٤٥Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың كَأَنَّهُمۡ يَوۡمَ يَرَوۡنَهَا لَمۡ يَلۡبَثُوٓاْ إِلَّا عَشِيَّةً أَوۡ ضُحَىٰهَا ٤٦Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар

Translation: Yakub Ibn Nugman.