Millat al-Islam

Chapter 100 · 11 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Al-Adiyat in Tatar

Arabic with tafsir Listen to Surah Al-Adiyat (1269 reciters)

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

وَٱلۡعَٰدِيَٰتِ ضَبۡحًا ١Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм فَٱلۡمُورِيَٰتِ قَدۡحًا ٢Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм فَٱلۡمُغِيرَٰتِ صُبۡحًا ٣Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм فَأَثَرۡنَ بِهِۦ نَقۡعًا ٤Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр فَوَسَطۡنَ بِهِۦ جَمۡعًا ٥Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен إِنَّ ٱلۡإِنسَٰنَ لِرَبِّهِۦ لَكَنُودٌ ٦Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер وَإِنَّهُۥ عَلَىٰ ذَٰلِكَ لَشَهِيدٌ ٧Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр وَإِنَّهُۥ لِحُبِّ ٱلۡخَيۡرِ لَشَدِيدٌ ٨Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр ۞ أَفَلَا يَعۡلَمُ إِذَا بُعۡثِرَ مَا فِي ٱلۡقُبُورِ ٩Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм وَحُصِّلَ مَا فِي ٱلصُّدُورِ ١٠күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда إِنَّ رَبَّهُم بِهِمۡ يَوۡمَئِذٍ لَّخَبِيرُۢ ١١Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен

Translation: Yakub Ibn Nugman.