Millat al-Islam

Chapter 99 · 8 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Az-Zalzala in Tatar

Arabic with tafsir Listen to Surah Az-Zalzala (1306 reciters)

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

إِذَا زُلۡزِلَتِ ٱلۡأَرۡضُ زِلۡزَالَهَا ١Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә وَأَخۡرَجَتِ ٱلۡأَرۡضُ أَثۡقَالَهَا ٢Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса وَقَالَ ٱلۡإِنسَٰنُ مَا لَهَا ٣Һәм кеше әйтсә: "Ни булды бу җиргә", – дип يَوۡمَئِذٍ تُحَدِّثُ أَخۡبَارَهَا ٤Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер بِأَنَّ رَبَّكَ أَوۡحَىٰ لَهَا ٥Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер يَوۡمَئِذٍ يَصۡدُرُ ٱلنَّاسُ أَشۡتَاتًا لِّيُرَوۡاْ أَعۡمَٰلَهُمۡ ٦Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен فَمَن يَعۡمَلۡ مِثۡقَالَ ذَرَّةٍ خَيۡرًا يَرَهُۥ ٧Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер وَمَن يَعۡمَلۡ مِثۡقَالَ ذَرَّةٍ شَرًّا يَرَهُۥ ٨Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер

Translation: Yakub Ibn Nugman.