بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
سَبِّحِ ٱسۡمَ رَبِّكَ ٱلۡأَعۡلَى ١Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл ٱلَّذِي خَلَقَ فَسَوَّىٰ ٢Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте وَٱلَّذِي قَدَّرَ فَهَدَىٰ ٣Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды وَٱلَّذِيٓ أَخۡرَجَ ٱلۡمَرۡعَىٰ ٤Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде فَجَعَلَهُۥ غُثَآءً أَحۡوَىٰ ٥Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды سَنُقۡرِئُكَ فَلَا تَنسَىٰٓ ٦Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың إِلَّا مَا شَآءَ ٱللَّهُۚ إِنَّهُۥ يَعۡلَمُ ٱلۡجَهۡرَ وَمَا يَخۡفَىٰ ٧Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер وَنُيَسِّرُكَ لِلۡيُسۡرَىٰ ٨Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез فَذَكِّرۡ إِن نَّفَعَتِ ٱلذِّكۡرَىٰ ٩Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса سَيَذَّكَّرُ مَن يَخۡشَىٰ ١٠Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр وَيَتَجَنَّبُهَا ٱلۡأَشۡقَى ١١Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше ٱلَّذِي يَصۡلَى ٱلنَّارَ ٱلۡكُبۡرَىٰ ١٢Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер ثُمَّ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحۡيَىٰ ١٣Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас قَدۡ أَفۡلَحَ مَن تَزَكَّىٰ ١٤Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты وَذَكَرَ ٱسۡمَ رَبِّهِۦ فَصَلَّىٰ ١٥Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды بَلۡ تُؤۡثِرُونَ ٱلۡحَيَوٰةَ ٱلدُّنۡيَا ١٦Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез وَٱلۡأٓخِرَةُ خَيۡرٌ وَأَبۡقَىٰٓ ١٧Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер إِنَّ هَٰذَا لَفِي ٱلصُّحُفِ ٱلۡأُولَىٰ ١٨Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер صُحُفِ إِبۡرَٰهِيمَ وَمُوسَىٰ ١٩Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер