Millat al-Islam

Chapter 86 · 17 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah At-Tariq in Tatar

Arabic with tafsir Listen to Surah At-Tariq (1312 reciters)
Meccanسورة الطارق17 verses

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

وَٱلسَّمَآءِ وَٱلطَّارِقِ ١Күк белән һәм Тарыйк белән ант итәм وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلطَّارِقُ ٢Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде ٱلنَّجۡمُ ٱلثَّاقِبُ ٣Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр إِن كُلُّ نَفۡسٍ لَّمَّا عَلَيۡهَا حَافِظٌ ٤Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр فَلۡيَنظُرِ ٱلۡإِنسَٰنُ مِمَّ خُلِقَ ٥Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды خُلِقَ مِن مَّآءٍ دَافِقٍ ٦Халык кылынды ятакка коелган судан يَخۡرُجُ مِنۢ بَيۡنِ ٱلصُّلۡبِ وَٱلتَّرَآئِبِ ٧Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан إِنَّهُۥ عَلَىٰ رَجۡعِهِۦ لَقَادِرٌ ٨Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер يَوۡمَ تُبۡلَى ٱلسَّرَآئِرُ ٩Яшерен эшләр ачылган көндә فَمَا لَهُۥ مِن قُوَّةٍ وَلَا نَاصِرٍ ١٠кешенең Аллаһ ґәзабыннан качарга куәте булмас һәм ярдәмчесе дә булмас وَٱلسَّمَآءِ ذَاتِ ٱلرَّجۡعِ ١١Яңгыр иясе булган күк илә وَٱلۡأَرۡضِ ذَاتِ ٱلصَّدۡعِ ١٢Вә үләннәр иясе булган җир белән ант итәм إِنَّهُۥ لَقَوۡلٌ فَصۡلٌ ١٣Тәхкыйк ул Коръән сүзе хакны батылдан аеручы хак сүздер وَمَا هُوَ بِٱلۡهَزۡلِ ١٤Ул – Коръән уен вә батыл сүз түгелдер إِنَّهُمۡ يَكِيدُونَ كَيۡدًا ١٥Тәхкыйк ул кәферләр Коръән сүзләрен юкка чыгарырга хәйлә төзиләр وَأَكِيدُ كَيۡدًا ١٦Вә аларны ґәзаб кылу өчен Мин чын хәйлә төзимен فَمَهِّلِ ٱلۡكَٰفِرِينَ أَمۡهِلۡهُمۡ رُوَيۡدَۢا ١٧Кәферләргә вакыт бир, азганлыкларында йөрсеннәр аларга бик аз гына вакыт бит

Translation: Yakub Ibn Nugman.