Millat al-Islam

Chapter 77 · 50 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Al-Mursalat in Tatar

Arabic with tafsir Listen to Surah Al-Mursalat (1212 reciters)

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

وَٱلۡمُرۡسَلَٰتِ عُرۡفًا ١Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен فَٱلۡعَٰصِفَٰتِ عَصۡفًا ٢Чын искүче җил белән وَٱلنَّٰشِرَٰتِ نَشۡرًا ٣Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән فَٱلۡفَٰرِقَٰتِ فَرۡقًا ٤Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән فَٱلۡمُلۡقِيَٰتِ ذِكۡرًا ٥Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен عُذۡرًا أَوۡ نُذۡرًا ٦Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә إِنَّمَا تُوعَدُونَ لَوَٰقِعٌ ٧Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр فَإِذَا ٱلنُّجُومُ طُمِسَتۡ ٨Әгәр йолдызларның нуры сүнсә وَإِذَا ٱلسَّمَآءُ فُرِجَتۡ ٩Дәхи күк ярылса وَإِذَا ٱلۡجِبَالُ نُسِفَتۡ ١٠Дәхи таулар тетелеп очсалар وَإِذَا ٱلرُّسُلُ أُقِّتَتۡ ١١Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар لِأَيِّ يَوۡمٍ أُجِّلَتۡ ١٢Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде لِيَوۡمِ ٱلۡفَصۡلِ ١٣Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا يَوۡمُ ٱلۡفَصۡلِ ١٤Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген وَيۡلٌ يَوۡمَئِذٍ لِّلۡمُكَذِّبِينَ ١٥Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер أَلَمۡ نُهۡلِكِ ٱلۡأَوَّلِينَ ١٦Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме ثُمَّ نُتۡبِعُهُمُ ٱلۡأٓخِرِينَ ١٧Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез كَذَٰلِكَ نَفۡعَلُ بِٱلۡمُجۡرِمِينَ ١٨Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез وَيۡلٌ يَوۡمَئِذٍ لِّلۡمُكَذِّبِينَ ١٩Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр أَلَمۡ نَخۡلُقكُّم مِّن مَّآءٍ مَّهِينٍ ٢٠Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан فَجَعَلۡنَٰهُ فِي قَرَارٍ مَّكِينٍ ٢١Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык إِلَىٰ قَدَرٍ مَّعۡلُومٍ ٢٢Билгеләнгән туачак вакытына чаклы فَقَدَرۡنَا فَنِعۡمَ ٱلۡقَٰدِرُونَ ٢٣Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез وَيۡلٌ يَوۡمَئِذٍ لِّلۡمُكَذِّبِينَ ٢٤Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр أَلَمۡ نَجۡعَلِ ٱلۡأَرۡضَ كِفَاتًا ٢٥Әйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп أَحۡيَآءً وَأَمۡوَٰتًا ٢٦Исән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз وَجَعَلۡنَا فِيهَا رَوَٰسِيَ شَٰمِخَٰتٍ وَأَسۡقَيۡنَٰكُم مَّآءً فُرَاتًا ٢٧Вә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек وَيۡلٌ يَوۡمَئِذٍ لِّلۡمُكَذِّبِينَ ٢٨Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр ٱنطَلِقُوٓاْ إِلَىٰ مَا كُنتُم بِهِۦ تُكَذِّبُونَ ٢٩Инде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка ٱنطَلِقُوٓاْ إِلَىٰ ظِلٍّ ذِي ثَلَٰثِ شُعَبٍ ٣٠Өч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз لَّا ظَلِيلٍ وَلَا يُغۡنِي مِنَ ٱللَّهَبِ ٣١Ул төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр إِنَّهَا تَرۡمِي بِشَرَرٍ كَٱلۡقَصۡرِ ٣٢Тәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны كَأَنَّهُۥ جِمَٰلَتٌ صُفۡرٌ ٣٣Гүя ул очкын сары дөя кебидер وَيۡلٌ يَوۡمَئِذٍ لِّلۡمُكَذِّبِينَ ٣٤Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр هَٰذَا يَوۡمُ لَا يَنطِقُونَ ٣٥Бу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер وَلَا يُؤۡذَنُ لَهُمۡ فَيَعۡتَذِرُونَ ٣٦Дәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер وَيۡلٌ يَوۡمَئِذٍ لِّلۡمُكَذِّبِينَ ٣٧Коръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр هَٰذَا يَوۡمُ ٱلۡفَصۡلِۖ جَمَعۡنَٰكُمۡ وَٱلۡأَوَّلِينَ ٣٨Бу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз فَإِن كَانَ لَكُمۡ كَيۡدٌ فَكِيدُونِ ٣٩Әгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз وَيۡلٌ يَوۡمَئِذٍ لِّلۡمُكَذِّبِينَ ٤٠Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр إِنَّ ٱلۡمُتَّقِينَ فِي ظِلَٰلٍ وَعُيُونٍ ٤١Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр وَفَوَٰكِهَ مِمَّا يَشۡتَهُونَ ٤٢Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр كُلُواْ وَٱشۡرَبُواْ هَنِيٓـَٔۢا بِمَا كُنتُمۡ تَعۡمَلُونَ ٤٣Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ ٤٤Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез وَيۡلٌ يَوۡمَئِذٍ لِّلۡمُكَذِّبِينَ ٤٥Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр كُلُواْ وَتَمَتَّعُواْ قَلِيلًا إِنَّكُم مُّجۡرِمُونَ ٤٦Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз وَيۡلٌ يَوۡمَئِذٍ لِّلۡمُكَذِّبِينَ ٤٧Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ٱرۡكَعُواْ لَا يَرۡكَعُونَ ٤٨Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр وَيۡلٌ يَوۡمَئِذٍ لِّلۡمُكَذِّبِينَ ٤٩Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр فَبِأَيِّ حَدِيثِۭ بَعۡدَهُۥ يُؤۡمِنُونَ ٥٠Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар

Translation: Yakub Ibn Nugman.