بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
عَمَّ يَتَسَآءَلُونَ ١Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар عَنِ ٱلنَّبَإِ ٱلۡعَظِيمِ ٢Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар ٱلَّذِي هُمۡ فِيهِ مُخۡتَلِفُونَ ٣Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр كـَلَّا سَيَعۡلَمُونَ ٤Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр ثُمَّ كـَلَّا سَيَعۡلَمُونَ ٥Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген أَلَمۡ نَجۡعَلِ ٱلۡأَرۡضَ مِهَٰدًا ٦Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы وَٱلۡجِبَالَ أَوۡتَادًا ٧Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы وَخَلَقۡنَٰكُمۡ أَزۡوَٰجًا ٨Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык وَجَعَلۡنَا نَوۡمَكُمۡ سُبَاتًا ٩Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык وَجَعَلۡنَا ٱلَّيۡلَ لِبَاسًا ١٠Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык وَجَعَلۡنَا ٱلنَّهَارَ مَعَاشًا ١١Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык وَبَنَيۡنَا فَوۡقَكُمۡ سَبۡعًا شِدَادًا ١٢Дәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык وَجَعَلۡنَا سِرَاجًا وَهَّاجًا ١٣Дәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык وَأَنزَلۡنَا مِنَ ٱلۡمُعۡصِرَٰتِ مَآءً ثَجَّاجًا ١٤Дәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек لِّنُخۡرِجَ بِهِۦ حَبًّا وَنَبَاتًا ١٥Ул су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне وَجَنَّٰتٍ أَلۡفَافًا ١٦Вә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен إِنَّ يَوۡمَ ٱلۡفَصۡلِ كَانَ مِيقَٰتًا ١٧Тәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер يَوۡمَ يُنفَخُ فِي ٱلصُّورِ فَتَأۡتُونَ أَفۡوَاجًا ١٨Бер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез وَفُتِحَتِ ٱلسَّمَآءُ فَكَانَتۡ أَبۡوَٰبًا ١٩Күк ачылыр да, анда ишекләре булыр وَسُيِّرَتِ ٱلۡجِبَالُ فَكَانَتۡ سَرَابًا ٢٠Дәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар إِنَّ جَهَنَّمَ كَانَتۡ مِرۡصَادًا ٢١Тәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп үтерләр) لِّلطَّٰغِينَ مَـَٔابًا ٢٢Ул җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды لَّٰبِثِينَ فِيهَآ أَحۡقَابًا ٢٣Алар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар لَّا يَذُوقُونَ فِيهَا بَرۡدًا وَلَا شَرَابًا ٢٤Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар إِلَّا حَمِيمًا وَغَسَّاقًا ٢٥Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр جَزَآءً وِفَاقًا ٢٦Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде إِنَّهُمۡ كَانُواْ لَا يَرۡجُونَ حِسَابًا ٢٧Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр وَكَذَّبُواْ بِـَٔايَٰتِنَا كِذَّابًا ٢٨Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде وَكُلَّ شَيۡءٍ أَحۡصَيۡنَٰهُ كِتَٰبًا ٢٩Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып فَذُوقُواْ فَلَن نَّزِيدَكُمۡ إِلَّا عَذَابًا ٣٠Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз إِنَّ لِلۡمُتَّقِينَ مَفَازًا ٣١Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер حَدَآئِقَ وَأَعۡنَٰبًا ٣٢Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр وَكَوَاعِبَ أَتۡرَابًا ٣٣Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар وَكَأۡسًا دِهَاقًا ٣٤Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар لَّا يَسۡمَعُونَ فِيهَا لَغۡوًا وَلَا كِذَّٰبًا ٣٥Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр جَزَآءً مِّن رَّبِّكَ عَطَآءً حِسَابًا ٣٦Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер رَّبِّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِ وَمَا بَيۡنَهُمَا ٱلرَّحۡمَٰنِۖ لَا يَمۡلِكُونَ مِنۡهُ خِطَابًا ٣٧Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар يَوۡمَ يَقُومُ ٱلرُّوحُ وَٱلۡمَلَٰٓئِكَةُ صَفًّاۖ لَّا يَتَكَلَّمُونَ إِلَّا مَنۡ أَذِنَ لَهُ ٱلرَّحۡمَٰنُ وَقَالَ صَوَابًا ٣٨Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр ذَٰلِكَ ٱلۡيَوۡمُ ٱلۡحَقُّۖ فَمَن شَآءَ ٱتَّخَذَ إِلَىٰ رَبِّهِۦ مَـَٔابًا ٣٩Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр إِنَّآ أَنذَرۡنَٰكُمۡ عَذَابًا قَرِيبًا يَوۡمَ يَنظُرُ ٱلۡمَرۡءُ مَا قَدَّمَتۡ يَدَاهُ وَيَقُولُ ٱلۡكَافِرُ يَٰلَيۡتَنِي كُنتُ تُرَٰبَۢا ٤٠Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: "Әгәр мин туфрак булсамчы", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак" була алмаслар)