ملة الإسلام

السورة 93 · 11 آية · Yakub Ibn Nugman

سورة الضحى باللغة التتارية

السورة بالعربية مع التفسير استمع إلى سورة الضحى (1,350 قارئاً)
مكيةسورة الضحى١١ آية

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

وَٱلضُّحَىٰ ١Төшкә хәтле булган вакыт белән ант" итәм وَٱلَّيۡلِ إِذَا سَجَىٰ ٢Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа مَا وَدَّعَكَ رَبُّكَ وَمَا قَلَىٰ ٣Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде) وَلَلۡأٓخِرَةُ خَيۡرٌ لَّكَ مِنَ ٱلۡأُولَىٰ ٤Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде) وَلَسَوۡفَ يُعۡطِيكَ رَبُّكَ فَتَرۡضَىٰٓ ٥Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың أَلَمۡ يَجِدۡكَ يَتِيمًا فَـَٔاوَىٰ ٦Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде) وَوَجَدَكَ ضَآلًّا فَهَدَىٰ ٧Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме وَوَجَدَكَ عَآئِلًا فَأَغۡنَىٰ ٨Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме فَأَمَّا ٱلۡيَتِيمَ فَلَا تَقۡهَرۡ ٩Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә وَأَمَّا ٱلسَّآئِلَ فَلَا تَنۡهَرۡ ١٠Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә وَأَمَّا بِنِعۡمَةِ رَبِّكَ فَحَدِّثۡ ١١Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр

الترجمة: Yakub Ibn Nugman.