ملة الإسلام

السورة 92 · 21 آية · Yakub Ibn Nugman

سورة الليل باللغة التتارية

السورة بالعربية مع التفسير استمع إلى سورة الليل (1,297 قارئاً)
مكيةسورة الليل٢١ آية

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

وَٱلَّيۡلِ إِذَا يَغۡشَىٰ ١Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа وَٱلنَّهَارِ إِذَا تَجَلَّىٰ ٢Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса وَمَا خَلَقَ ٱلذَّكَرَ وَٱلۡأُنثَىٰٓ ٣Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм إِنَّ سَعۡيَكُمۡ لَشَتَّىٰ ٤Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер فَأَمَّا مَنۡ أَعۡطَىٰ وَٱتَّقَىٰ ٥Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса وَصَدَّقَ بِٱلۡحُسۡنَىٰ ٦Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса فَسَنُيَسِّرُهُۥ لِلۡيُسۡرَىٰ ٧Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз وَأَمَّا مَنۢ بَخِلَ وَٱسۡتَغۡنَىٰ ٨Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә وَكَذَّبَ بِٱلۡحُسۡنَىٰ ٩Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса فَسَنُيَسِّرُهُۥ لِلۡعُسۡرَىٰ ١٠Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз وَمَا يُغۡنِي عَنۡهُ مَالُهُۥٓ إِذَا تَرَدَّىٰٓ ١١Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс إِنَّ عَلَيۡنَا لَلۡهُدَىٰ ١٢Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер وَإِنَّ لَنَا لَلۡأٓخِرَةَ وَٱلۡأُولَىٰ ١٣Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле فَأَنذَرۡتُكُمۡ نَارًا تَلَظَّىٰ ١٤Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән لَا يَصۡلَىٰهَآ إِلَّا ٱلۡأَشۡقَى ١٥Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер ٱلَّذِي كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ ١٦Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты وَسَيُجَنَّبُهَا ٱلۡأَتۡقَى ١٧Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр ٱلَّذِي يُؤۡتِي مَالَهُۥ يَتَزَكَّىٰ ١٨Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән وَمَا لِأَحَدٍ عِندَهُۥ مِن نِّعۡمَةٍ تُجۡزَىٰٓ ١٩Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк إِلَّا ٱبۡتِغَآءَ وَجۡهِ رَبِّهِ ٱلۡأَعۡلَىٰ ٢٠Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә وَلَسَوۡفَ يَرۡضَىٰ ٢١Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр

الترجمة: Yakub Ibn Nugman.