بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
لَآ أُقۡسِمُ بِهَٰذَا ٱلۡبَلَدِ ١Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен وَأَنتَ حِلُّۢ بِهَٰذَا ٱلۡبَلَدِ ٢Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең وَوَالِدٍ وَمَا وَلَدَ ٣Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен لَقَدۡ خَلَقۡنَا ٱلۡإِنسَٰنَ فِي كَبَدٍ ٤Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык أَيَحۡسَبُ أَن لَّن يَقۡدِرَ عَلَيۡهِ أَحَدٌ ٥Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип يَقُولُ أَهۡلَكۡتُ مَالًا لُّبَدًا ٦Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип أَيَحۡسَبُ أَن لَّمۡ يَرَهُۥٓ أَحَدٌ ٧Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы أَلَمۡ نَجۡعَل لَّهُۥ عَيۡنَيۡنِ ٨Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме وَلِسَانًا وَشَفَتَيۡنِ ٩Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы وَهَدَيۡنَٰهُ ٱلنَّجۡدَيۡنِ ١٠Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме فَلَا ٱقۡتَحَمَ ٱلۡعَقَبَةَ ١١Ул бөек таулардан үтмәде وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلۡعَقَبَةُ ١٢Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде فَكُّ رَقَبَةٍ ١٣Ул юл – кол азат итмәктер أَوۡ إِطۡعَٰمٌ فِي يَوۡمٍ ذِي مَسۡغَبَةٍ ١٤Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер يَتِيمًا ذَا مَقۡرَبَةٍ ١٥якын кардәш булган ятимгә أَوۡ مِسۡكِينًا ذَا مَتۡرَبَةٍ ١٦Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер ثُمَّ كَانَ مِنَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَتَوَاصَوۡاْ بِٱلصَّبۡرِ وَتَوَاصَوۡاْ بِٱلۡمَرۡحَمَةِ ١٧Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр أُوْلَٰٓئِكَ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَيۡمَنَةِ ١٨Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер وَٱلَّذِينَ كَفَرُواْ بِـَٔايَٰتِنَا هُمۡ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَشۡـَٔمَةِ ١٩Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер عَلَيۡهِمۡ نَارٌ مُّؤۡصَدَةُۢ ٢٠Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр