ملة الإسلام

السورة 91 · 15 آية · Yakub Ibn Nugman

سورة الشمس باللغة التتارية

السورة بالعربية مع التفسير استمع إلى سورة الشمس (1,360 قارئاً)
مكيةسورة الشمس١٥ آية

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

وَٱلشَّمۡسِ وَضُحَىٰهَا ١Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм وَٱلۡقَمَرِ إِذَا تَلَىٰهَا ٢Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә وَٱلنَّهَارِ إِذَا جَلَّىٰهَا ٣Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа وَٱلَّيۡلِ إِذَا يَغۡشَىٰهَا ٤Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа وَٱلسَّمَآءِ وَمَا بَنَىٰهَا ٥Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм وَٱلۡأَرۡضِ وَمَا طَحَىٰهَا ٦Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм وَنَفۡسٍ وَمَا سَوَّىٰهَا ٧Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм فَأَلۡهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقۡوَىٰهَا ٨Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны قَدۡ أَفۡلَحَ مَن زَكَّىٰهَا ٩Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше وَقَدۡ خَابَ مَن دَسَّىٰهَا ١٠Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше كَذَّبَتۡ ثَمُودُ بِطَغۡوَىٰهَآ ١١Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле إِذِ ٱنۢبَعَثَ أَشۡقَىٰهَا ١٢Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары فَقَالَ لَهُمۡ رَسُولُ ٱللَّهِ نَاقَةَ ٱللَّهِ وَسُقۡيَٰهَا ١٣Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде فَكَذَّبُوهُ فَعَقَرُوهَا فَدَمۡدَمَ عَلَيۡهِمۡ رَبُّهُم بِذَنۢبِهِمۡ فَسَوَّىٰهَا ١٤Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде وَلَا يَخَافُ عُقۡبَٰهَا ١٥Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый

الترجمة: Yakub Ibn Nugman.