ملة الإسلام

السورة 82 · 19 آية · Yakub Ibn Nugman

سورة الانفطار باللغة التتارية

السورة بالعربية مع التفسير استمع إلى سورة الانفطار (1,366 قارئاً)
مكيةسورة الانفطار١٩ آية

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

إِذَا ٱلسَّمَآءُ ٱنفَطَرَتۡ ١Кайчан күк ярылса وَإِذَا ٱلۡكَوَاكِبُ ٱنتَثَرَتۡ ٢Вә йолдызлар чәчелсә وَإِذَا ٱلۡبِحَارُ فُجِّرَتۡ ٣Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар وَإِذَا ٱلۡقُبُورُ بُعۡثِرَتۡ ٤Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар عَلِمَتۡ نَفۡسٌ مَّا قَدَّمَتۡ وَأَخَّرَتۡ ٥Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер يَٰٓأَيُّهَا ٱلۡإِنسَٰنُ مَا غَرَّكَ بِرَبِّكَ ٱلۡكَرِيمِ ٦Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә ٱلَّذِي خَلَقَكَ فَسَوَّىٰكَ فَعَدَلَكَ ٧Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде فِيٓ أَيِّ صُورَةٍ مَّا شَآءَ رَكَّبَكَ ٨Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды كـَلَّا بَلۡ تُكَذِّبُونَ بِٱلدِّينِ ٩Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез وَإِنَّ عَلَيۡكُمۡ لَحَٰفِظِينَ ١٠Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр كِرَامًا كَٰتِبِينَ ١١Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр يَعۡلَمُونَ مَا تَفۡعَلُونَ ١٢Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер إِنَّ ٱلۡأَبۡرَارَ لَفِي نَعِيمٍ ١٣Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр وَإِنَّ ٱلۡفُجَّارَ لَفِي جَحِيمٍ ١٤Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр يَصۡلَوۡنَهَا يَوۡمَ ٱلدِّينِ ١٥Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә وَمَا هُمۡ عَنۡهَا بِغَآئِبِينَ ١٦Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا يَوۡمُ ٱلدِّينِ ١٧Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде ثُمَّ مَآ أَدۡرَىٰكَ مَا يَوۡمُ ٱلدِّينِ ١٨Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде يَوۡمَ لَا تَمۡلِكُ نَفۡسٌ لِّنَفۡسٍ شَيۡـًٔاۖ وَٱلۡأَمۡرُ يَوۡمَئِذٍ لِّلَّهِ ١٩Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас

الترجمة: Yakub Ibn Nugman.