ملة الإسلام

السورة 81 · 29 آية · Yakub Ibn Nugman

سورة التكوير باللغة التتارية

السورة بالعربية مع التفسير استمع إلى سورة التكوير (1,316 قارئاً)
مكيةسورة التكوير٢٩ آية

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

إِذَا ٱلشَّمۡسُ كُوِّرَتۡ ١Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән) وَإِذَا ٱلنُّجُومُ ٱنكَدَرَتۡ ٢Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар) وَإِذَا ٱلۡجِبَالُ سُيِّرَتۡ ٣Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар وَإِذَا ٱلۡعِشَارُ عُطِّلَتۡ ٤Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар وَإِذَا ٱلۡوُحُوشُ حُشِرَتۡ ٥Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар وَإِذَا ٱلۡبِحَارُ سُجِّرَتۡ ٦Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр وَإِذَا ٱلنُّفُوسُ زُوِّجَتۡ ٧Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар وَإِذَا ٱلۡمَوۡءُۥدَةُ سُئِلَتۡ ٨Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде) بِأَيِّ ذَنۢبٍ قُتِلَتۡ ٩Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип وَإِذَا ٱلصُّحُفُ نُشِرَتۡ ١٠Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса وَإِذَا ٱلسَّمَآءُ كُشِطَتۡ ١١Вә күк урыныннан китәрелсә وَإِذَا ٱلۡجَحِيمُ سُعِّرَتۡ ١٢Вә җәһәннәм каты кыздырылса وَإِذَا ٱلۡجَنَّةُ أُزۡلِفَتۡ ١٣Вә җәннәт якын китерелсә عَلِمَتۡ نَفۡسٌ مَّآ أَحۡضَرَتۡ ١٤Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер فَلَآ أُقۡسِمُ بِٱلۡخُنَّسِ ١٥Ант итәмен кире кайтучылар белән ٱلۡجَوَارِ ٱلۡكُنَّسِ ١٦Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм وَٱلَّيۡلِ إِذَا عَسۡعَسَ ١٧Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн وَٱلصُّبۡحِ إِذَا تَنَفَّسَ ١٨Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса إِنَّهُۥ لَقَوۡلُ رَسُولٍ كَرِيمٍ ١٩Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер ذِي قُوَّةٍ عِندَ ذِي ٱلۡعَرۡشِ مَكِينٍ ٢٠Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында مُّطَاعٍ ثَمَّ أَمِينٍ ٢١Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер وَمَا صَاحِبُكُم بِمَجۡنُونٍ ٢٢Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел وَلَقَدۡ رَءَاهُ بِٱلۡأُفُقِ ٱلۡمُبِينِ ٢٣Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә وَمَا هُوَ عَلَى ٱلۡغَيۡبِ بِضَنِينٍ ٢٤Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер وَمَا هُوَ بِقَوۡلِ شَيۡطَٰنٍ رَّجِيمٍ ٢٥Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер فَأَيۡنَ تَذۡهَبُونَ ٢٦Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз إِنۡ هُوَ إِلَّا ذِكۡرٌ لِّلۡعَٰلَمِينَ ٢٧Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр لِمَن شَآءَ مِنكُمۡ أَن يَسۡتَقِيمَ ٢٨Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр وَمَا تَشَآءُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ رَبُّ ٱلۡعَٰلَمِينَ ٢٩Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә

الترجمة: Yakub Ibn Nugman.