ملة الإسلام

السورة 101 · 11 آية · Yakub Ibn Nugman

سورة القارعة باللغة التتارية

السورة بالعربية مع التفسير استمع إلى سورة القارعة (1,304 قارئاً)
مكيةسورة القارعة١١ آية

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

ٱلۡقَارِعَةُ ١Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне مَا ٱلۡقَارِعَةُ ٢Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلۡقَارِعَةُ ٣Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде يَوۡمَ يَكُونُ ٱلنَّاسُ كَٱلۡفَرَاشِ ٱلۡمَبۡثُوثِ ٤Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр وَتَكُونُ ٱلۡجِبَالُ كَٱلۡعِهۡنِ ٱلۡمَنفُوشِ ٥Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар فَأَمَّا مَن ثَقُلَتۡ مَوَٰزِينُهُۥ ٦Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса فَهُوَ فِي عِيشَةٍ رَّاضِيَةٍ ٧Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр وَأَمَّا مَنۡ خَفَّتۡ مَوَٰزِينُهُۥ ٨Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса فَأُمُّهُۥ هَاوِيَةٌ ٩Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا هِيَهۡ ١٠Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде نَارٌ حَامِيَةُۢ ١١Ул һавийә кыздырылган утдыр

الترجمة: Yakub Ibn Nugman.