ملة الإسلام

السورة 102 · 8 آية · Yakub Ibn Nugman

سورة التكاثر باللغة التتارية

السورة بالعربية مع التفسير استمع إلى سورة التكاثر (1,279 قارئاً)
مكيةسورة التكاثر٨ آية

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

أَلۡهَىٰكُمُ ٱلتَّكَاثُرُ ١Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз حَتَّىٰ زُرۡتُمُ ٱلۡمَقَابِرَ ٢Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез كـَلَّا سَوۡفَ تَعۡلَمُونَ ٣Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны ثُمَّ كـَلَّا سَوۡفَ تَعۡلَمُونَ ٤Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез كـَلَّا لَوۡ تَعۡلَمُونَ عِلۡمَ ٱلۡيَقِينِ ٥Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез لَتَرَوُنَّ ٱلۡجَحِيمَ ٦Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез ثُمَّ لَتَرَوُنَّهَا عَيۡنَ ٱلۡيَقِينِ ٧Соңрак аны якыннан ачык күрерсез ثُمَّ لَتُسۡـَٔلُنَّ يَوۡمَئِذٍ عَنِ ٱلنَّعِيمِ ٨Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде

الترجمة: Yakub Ibn Nugman.